Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:26

Төркия Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрмәячәк


Истанбул – Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Төркиянең Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү ихтималын кире какты.

Бу турыда ул американ президенты Барак Обама белән очрашу өчен Вашингтонга сәфәр чыгар алдыннан әйтте.

Эрдоган сүзләренчә, Төркия болай да, Әфганстандагы гаскәр санын ике тапкырга арттырып, 1750 хәрбигә җиткергән. Төркия шул күләмдә катнашуын дәвам итәчәк, диде ул.

Узган атнада Обама Әфганстанга өстәмә 30 мең хәрби җибәрәчәген белдерде. Вашингтон башка НАТО илләрен дә Әфганстандагы гаскәр санын арттырырга чакырды.

XS
SM
MD
LG