Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Иркутск нефтехимия корылмасында шартлау булган


Иркутск – Якшәмбедә Иркутск өлкәсендәге Ангар нефтехимия корылмасында шартлау яңгыраган.

Әлегә бер кеше үлгән дип хәбәр ителә.

Гадәттәнтыш хәлләр министрлыгының Себер бүлекчәсе хәбәр итүенчә, шартлау нәтиҗәсендә 120 квадрат метр мәйданда түбә ишелеп төшкән.

Хәзер шул хәрәбәләрне актару эшләре бара.

Ангар нефтехимия корылмасы “Роснефть” компаниясе милеге санала.

XS
SM
MD
LG