Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә бер сугышчы үтерелгән


Ингушетиянең Сунжен районында махсус хәрби чара вакытында бер сугышчы үтерелгән.

Эчке эшләр министрлыгының җирле идарәсе хәбәр иткәнчә, Ордженикидзевская бистәсендә бер йортта сугышчылар төркеме качып яткан. Хакимиятләргә бирелү таләбенә каршы алар ут ачкан, дип хәбәр ителә.

Атышлар вакытында сугышчыларның берсе үтерелгән, милиция вәкилләре зыян күрмәгән.
Хәрби чара дәвам итә.
XS
SM
MD
LG