Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә руслаштыру сәясәте елдан-ел көчәя"


2010 елны халык санын алу булачак. Самарның “Туган тел “исемле өлкә татар җәмгыяте әгъзасы, милли хәрәкәтнең аксакалы Азат Надиров белән халык санын алу турында әңгәмә кордык.

- Бу вәзгыятьтә татар үзен ничек тотарга тиеш?

- Cораулар арасында: "Туган телегез нинди?" дигәне булырга мөмкин. Рус телен яхшы белгән татар кешесе, ә татар телен начар белгән кеше, нинди җавап бирергә тиеш?

Җавап биргәндә, туган телем – татар теле дип кенә әйтергә кирәк. Моның сәбәбе гади. Русия мәгариф министрлыгы әмере буенча беренче сыйныфларда татар теле укытылмый. Мәктәпләрдә татар теленә дәресләрне юк дәрәҗәсендә калдырдылар. Тирә-юнь русча. Шулай булган хәлдә дә татар үзен татар дип хис итәргә тиеш. Үзен тик татар итеп санарга тиеш. Русиядә руслаштыру сәясәте елдан-ел көчәя.

- Катнаш никахлар күп. Үзләре аңлашыла, ә менә балаларын кем дип санарга?

- Һичшиксез, татар кем белән торуына карамастан, балаларын татар дип яздырсыннар иде. Киләчәктә балаларын телле дә итәрләр, җырлы-моңлы да итәрләр. Руслар болай да күп. Русиядә руслар белән янәшә татарлар күп булса, ватаныбыз көчлерәк кенә булачак.

- Яһудләр гасырлар буенча телсез яшәде. Хәзер дәүләт тоталар. Бу халык санын алгач татар кимесә, безнекеләр киредән торгызырлык көч табарлармы?

- Бу очракта милли оешмаларны тагын да күбәйтеп, халык арасында милли эшләрне көчәйтергә туры киләчәк. Коткыга бирелергә ярамый. Бигрәк тә авылларны сакларга кирәк.

- Халык белән эшләр өчен аудитория кирәк. Хәзер Казан артистларына да халык агылып бармый...

- Артистлар үзләре гаепле. Элек концерт беткәч, милли хәрәкәт җитәкчеләре сәхнәгә менеп алдагы айда булачак чаралар турында тамашачыга хәбәр итәләр иде. Концертның ахырын бозасыз дип белдерүләрне тыйдылар. Әле шунысы да гаҗәп, бер артист икенче артистның гастрольләре турындагы хәбәрне әйттермиләр! Шуннан соң ничек инде аларга булышасың.

Бу башка сыймаслык хәл. Үзләре атказанган, халык артисты исемнәрен йөртәләр бит әле. Мәдәният министрлыгы бу мактаулы исемнәрне кайберләреннән бәлки кире алуны да тәҗрибәгә кертер.
XS
SM
MD
LG