Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миронов: "Гадел Русия" һәм КПРФ берләшә ала


"Гадел Русия" фиркасе башлыгы һәм Федерация Шурасы җитәкчесе Сергей Миронов ул җитәкләгән сәяси көчнең киләчәктә коммунистлар фиркасе белән берләшү ихтималын кире какмый.

Мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәдә, Миронов "Гадел Русия" һәм коммунистлар фиркасең социаль-демократик позицияләрдә берләшүенә ышанычын белдерде.

Фирканең башлыгы Геннадий Зюганов әлегә сөйләшүләрдән баш тарта, әмма фирканең кайбер әгъзаләре белән элемтәләр урнаштырылган, дип әйткән Миронов әңгәмәдә.

“Независимая газета” язганча, 26 ноябрьдә Русия премьер-министры Владимир Путин КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов белән очрашуда киләчәктә сул көчләрнең берләшү мөмкинлеге турында сөйләшкән булган.
XS
SM
MD
LG