Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:50

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте үзенең 10 еллыгын бәйрәм итеп, хисаплары, башкарган эшләре, бердәмлекләре белән күпләргә үрнәк булды.

Узган атна ахырында Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте. Алар бу бәйрәмгә зур уңышлар белән килгән. «Мәскәү өлкәсе татарлары» дип аталган зур күләмле энциклопедия дә нәшер ителгән. Күп шәһәрләрдә якшәмбе мәктәпләре эшләп килә, яңа мәчетләр төзелә. Хәтта Мәскәү өлкәсе хәрби бүлекчәләр белән даими элемтәләре дә бар. Алар анда солдат хезмәтендә булган татар егетләре белән дә очрашып торалар, ярдәм итәләр.

Милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе Фәрит Мохтасаров: "10 ел элек Мәскәү өлкәсендә бер генә татар - мин генә бардыр дип уйлаган идем. Ләкин биредә әле рәсми саннарга гына караганда да 60 меңгә якын татар кешесе яши икән", диде. Һәм ун ел буена татарларны барлау – егермегә якын шәһәрдә милли-мәдәни мохтарият бүлекчәләре оештыруга китергән. Иң мөһиме бүгенге көндә алар эшлиләр һәм әйтеп китәрлек уңышлары да бар.

Бары тик Мәскәү өлкәсе якшәмбе мәктәпләре оештыра торган татар теле олимпиадалары, татар композиторлары әсәрләрен пропагандалауда үз өлешен керткән музыкаль фестивальләр, Мәскәү өлкәсе Сабантуйлары – эшләгән эшләрнең зур булмаган бер өлеше генә. Аларның үз артистлары да бар. 5 декаберьдә Мәскәү өлкәсе мәдәният сараенда узган 10 еллыкка багышланган кичәдә чыгыш ясаучы җырчы, биюче, музыкантлар – барысы да Мәскәү өлкәсенең үз артистлары иде.

Уңышлар, әлбәттә буш урында барлыкка килми. Ул оештыручының сәләтенә бәйләнгән. Фәрит Мохтасаров бүгенге көндә Мәскәү өлкәсендә билгеле шәхес. Ул Мәскәү өлкәсенең иҗтимагый пулат әгъзасы да. Милли-мәдәни мохтарияне 10 еллыгы белән котларга килүчеләр арасында рәсмиләрдән дә вәкилләр күп иде. Алар арасында Мәскәү өлкәсе мәдәният министры урынбасары Ратникова: «Безнең иҗтмагый пулатта гына да ике татар кешесе бар, татарлар белән тыгыз бәйләнештә эшлибез», диде. Һәм милли мәдәни үзәкнең күп кенә активисталарына Мәскәү өлкәсе губернаторының бүләкләрен,
мактау кәгазьләрен дә тапшырды.


Ул көнне Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте бүләкләрне Федераль автономия рәисе, дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин кулыннан да, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессыннан да алдылар. Котлаулар белән шулай ук күп төрле оешмалардан, хәтта Бөтенрусия халыклары ассамблеясыннан да килгәннәр иде.

Ассамблея вәкиле, милләте белән тувалы булган Ондар Чемит Дорҗу: «Тарихка карасаң, заманында татар халкы Кытайның, Монголиянең яртысын биләп торган. Алтай якларын әйтмим дә инде. Хәтта Байкал күле дә – «Бай күл» - татар күле. Сабантуйларын да башка халыклар өчен дә зур бәйрәм», дип атады.

Ул көнне Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтариятен 10 еллык бәйрәме белән Мәскәү өлкәсе күршеләре – Тверь, Кострома, Смоленск, Иваново, Ярослау шәһәрләренән килгән татар милли оешма вәкилләре дә котлады. Шушы котлаулардан соң, Бөтенрусия бары тик татарлардан гына торадыр шикелле булып китте.

Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни мохтарияте белән тыгыз мөнәсәбәттә эш алып барган Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев: «Бердәмлек булган җирдә эш бар. Эш булган җирдә – бердәмлек бар», диде.


10 ел эчендә башкарган эшләреннән Фәрит Мохтасаров үзе дә канәгать шикелле. Фәрит әфәндедән: "Бу бәйрәм белән сезне котларга, күп төрле өлкәләрдән килгәннәр. Алар белән бәйләнешләр кайдан?", дип тә сорадык:

«Безне конгресс таныштыра. Без һәрвакыт хәбәрләшеп, киңәшләшеп торабыз. Менә шушы көннәрдә Казанда яңадан да очрашачакбыз», диде ул.

Ә инде рәсми оешмалар ягыннан мөнәсәбәт ничек дигәнгә, Фәрит әфәнде: «Безнең эшләргә аяк чалучылар юк. Ярдәм итәргә торалар. Без район хакимитләре белән бергәләп эшлибез. Уртак тел табарга өйрәндек инде. Бәлки шуның өчен дә эшләнгән эшләребез күренә, нәтиҗәләр бирә», диде Фәрит Мохтасаров.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG