Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белгечләр алышына


Хөкүмәтенең мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе башлыгы итеп Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләнде. Дамир Шакиров “Мәгариф” нәшриятына да, Татарстан китап нәшриятына да җитәкчелек итә. Ике нәшрият бергә кушыла дигән сүзләр дә йөри. Бу хакта рәсми белдерүләр юк.

Гөлшат Нигъмәтуллина моңа кадәр Татарстан мәдәният министры урынбасары булып эшләгән иде. Әлеге өлкәгә караган төрле тармакларда башкарасы эшләр җитәрлек дип белдерә ул.

Беренче чиратта, мәдәният өлкәсенә караган хокукый нормалар тупланмасын җайлыйсы, шулай ук Русиянең театрлар турындагы яңа концепция өлгесенең Татарстанга яраклаштыру юлларын тикшерергә кирәклеген дә әйтте. Әлеге концепция төрле мәсьәләләрне: финанслау, кадрлар, гастрольләр, яңа спектакльләр кую сәясәтен дә үз эченә алган.

“Бездә сәнгатьтә өлкән яшьтәгеләр күбрәк, гомумән алганда, мәдәнияткә яшьләр килергә тиеш”, ди Нигъмәтуллина. Шулай ук ул күренекле шәхесләргә дә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясады.

Гөлшат Нигъмәтуллина Казан дәүләт консерваториясендә укыган вакытта ук, узган гасырның 90нчы елларында радиода музыкаль тапшырулар алып бара. 1993 елдан мәдәният министрлыгында. Башта сәнгать бүлегендә эшли, министр ярдәмчесе була. Аннан соң районнар белән эшләү бүлеген җитәкли. Узган ел мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.

Гөлшат Нигъмәтуллинага кадәр хөкүмәтенең мәдәният, спорт һәм Татарстан халыклары телләре үсеше идарәсе башлыгы булып Рамил Төхвәтуллин эшләгән иде.

Ике нәшрият кушылырмы?

Мөдәррис Вәлиев
“Мәгариф” нәшрияты башлыгы Мөдәррис Вәлиевнең хезмәт килешүе озайтылмаган. Татарстан китап нәшрияты башлыгы Дамир Шакиров бүгенгә ике урында мөдир. Бу хәл ике нәшриятны бергә кушу өчен шулай эшләнгәнме, әллә башка сәбәпләре бармы, рәсми белдерүләр юк. Дамир Шакиров та, Мөдәррис Вәлиев тә аңлатмалардан баш тартты.

Әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь һәм тәрҗемәче Җәлил бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Вәлиевка әле башка эш тәкъдим ителмәгән. Хезмәт юлын ул 1976 елда “Татарстан яшьләре” газетында башлый. Аннан “Казан утлары” журналының баш мөхәррире урынбасары булып эшли. 1989-92 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.
Дамир Шакиров

1992 елда республика хөкүмәте карары белән махсуслашкан “Мәгариф” нәшрияты булдырылгач аның җитәкчесе итеп чакырыла. Соңгы елларда "Мәгариф" Русиядәге иң эре 100 нәшрият исемлегендә булды.

Мөдәррис Вәлиев - нәшрият эше буенча диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды, Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, әдәби-фәнни җәмәгатьчелектә абруйлы зат булып танылды. Татар мәктәбе өчен, хәтта югары уку йортлары өчен яңа буын милли дәреслекләр, русча-татарча энциклопедик сүзлекләр, татар тарихы буенча саллы фәнни хезмәтләр, балалар өчен матур бизәлешле китаплар... - болар барысы да "Мәгариф" н шриятын Мөдәррис Вәлиев җитәкләгән чор хатирәсе булып калды.

Кол Гали бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 48 яшьлек Дамир Шакиров Казан дәүләт университетын бетергәч тә нәшриятка килә. 1990 елга кадәр мөхәррир, аннан соң мөдир урынбасары булып эшли. 1998 елдан бирле Татарстан китап нәшриятына җитәкчелек итә.

Татарстан китап нәшрияты соңгы елларда Русиянең милли төбәкләрендәге башка нәшриятлардан аермалы буларак чит илләрдә оештырылган Халыкара күргәзмәләрдә катнашып бүләкләр ала.
XS
SM
MD
LG