Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы каршылык чаралары куып таратылган


Шаһитлар сүзләренчә, Тәһрандагы протест чараларында катнашкан оппозиция вәкилләренә каршы полиция газ сиптергән һәм кешеләрне резин таяклар белән куып тараткан.

Бүген Иранда студентлар көненә багышлап үткәрелгән чараларны оппозиция вәкилләре каршылык акциясенә әверелдерде, дип хәбәр ителә. Алар соңгы президент сайлауларына шик белдереп шәһәрнең төрле мәйданнарында хөкүмәткә каршы шигарьләр кычкырып торды.

Быел җәй президент Мәхмүд Әхмәдинежад сайлауларда җыңүче дип игълан ителде. Оппозиция вәкиле Мусави хәрәмләшүләр турында белдереп, нәтиҗәләрне танымады.

Инкыйлаб сакчылары гвардиясе һәм полиция бүгенге каршылык чараларын канунсыз дип саный.
XS
SM
MD
LG