Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

Фәүзия Бәйрәмовага карата 7 декабрьдә мәхкәмә эше дәвам итте. Гаепләнүче як эшнең беренче көнендә үк хөкем эшенең татар телендә баруын шарт итеп куйды. Бәйрәмова һәм аның җәмәгать яклаучылары бу эштә Русия һәм Татарстан кануннарына таяна.

Мәхкәмәнең беренче көне татар теле өчен көрәш рухында узды. Нәтиҗәдә, мәхкәмәдә тәрҗемәче төп урыннарның берсен алып торачак.

Фәүзия Бәйрәмованың җәмәгать яклаучысы булган Айдар Хәлим, мәхкәмә эшен татар әдәби телен яхшы белгән кешеләр алып барсын иде, дигән фикерне җиткерде. Әлеге юлламага җавап йөзеннән хөкемдарлар мондый карар чыгара:

"Мәхкәмәнең урыс телендә баруы хокук бозу була алмый. Фәүзия Бәйрәмова тарих фәннәре кандидаты. Ул урыс телен яхшы аңлый, урыс телендә китаплар чыгарды. Мәхкәмәне урыс телендә алып баручы казыйны, гаепләүче һәм сәркатибне алыштырырга нигез юк. Әлеге карар белән риза булмаган очракта, 10 көн эчендә Татарстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз”, диде ул.

Бу карарны казый Дан Шәкүров урыс телендә генә укыды. Фәүзия Бәйрәмова таләбе буенча карар татар теленә дә тәрҗемә ителде. Моннан соң да Бәйрәмова мәхкәмәдә әйтелгән һәр сүзнең тәрҗемәсен таләп итеп, кызу бәхәсләр тудырды.

“Бүген минем язмыш өчен түгел, татар телен мәхкәмә эшенә кертү өчен көрәш булды. Айдар Хәлим дә, мин дә, башкалар да шушы юнәлештә көч куйды. Татар телен мәхкәмәгә өлешчә кертә алдык. Казый ярым-йорты гына татарча сөйләп, калганын урысча сөйләп мәхкәмәне алып бармакчы иде. Без, бер карарны булса да, татарчага тәрҗемә иттерә алдык. Иртәгә дә халык алдында гаепләүне татарча укуны таләп итәрбез. Һәр сүз, җөмлә өчен авыр көрәш булачак”, диде Бәйрәмова.

Мәхкәмәдә прокурор Эдуард Мифтахов гаепләү белдерде. Прокурор чыгышыннан күренгәнчә, Фәүзия Бәйрәмовага Русия җинаятьләр кодексының 282 мәддә, 1нче бүлек буенча гаеп белдерелә. Бу - милләтара һәм динара ызгыш тудыру белән бәйле.

Гаепләүләр нидән гыйбарәт?

Прокуратура яллаган тылмач тарафыннан татарчага тәрҗемә ителгән, 24 битле гаепләүне Бәйрәмовага да тапшыралар. 282 мәддәнең, ягъни әлеге гаепләүнең татарчасы (үзгәрешсез) менә болай:

“Фәүзия Әүһәди кызы Бәйрәмова, җәмгыять иминлегенә каршы гамәл кылуын белә торып, җәмгыять иминлеге өчен куркыныч нәтиҗәләр буласын күреп һәм шуны теләп, конституцион җәмгыять нигезенә һәм дәүләт иминлегенә карата җинаять кылды - халык алдында дошманлык һәм нәфрәт хисләрен барлыкка китерүдә һәм шулай ук бер төркем шәхесләрнең милли билге һәм дингә карата мөнәсәбтләре буенча абруен киметүгә юнәлтелеп кылган гамәлләре түбәндәге вакыйгаларда чагылыш тапты”.

Шушы гаепләүдән соң Фәүзия Бәйрәмовага карата белдерелгән гаепләр саналып китә.

Вил Мирзаяновның да катнашы бар

Америкада яшәүче Вил Мирзаянов Милли Мәҗлеснең билгеле утырышына, аның карарларына катнашы булуыны белдереп торды.

“Вил абый бу мөрәҗәгать, карарларның авторы булуын яшерми. Ул аны язып безгә җибәрде. Без аны Милли Мәҗлес утырышында бераз гына үзгәртеп, кабул иттек. Ул халыкка таралды. Канун буенча, без, теләсә нинди документны кабул итә, теләсә кая җибәрә алабыз. Вил абый мөрәҗәгатьләр башында торды, кабул итүчеләр без.

Халыкка Мәскәү егетләре таратты. Кыскасы, бу эштә бөтен милләт катнашты. Әмма бөтен милләтне хөкем итә алмагач, мине аерып алып, рухымны сындырмакчы булып хөкемгә тарталар. Ләкин бу эш барып чыкмаячак”, дигән фикердә Фәүзия Бәйрәмова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG