Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Татарстанда ислам халыкара инвестиция ширкәте оешачак


2009 елның 7 декабрендә Манама шәһәрендә булган Бөтендөнья ислам банкы конференциясе кысаларында Ислам үсеш корпорациясе һәм Татарстанның “Линова” ширкәте катнашлыгында Татарстан халыкара инвестиция компаниясен гамәлгә куючыларның беренче җыелышы үтте. Бу Татарстанда шаригать кануннарына нигезләнеп эшләүче беренче инвестиция ширкәте булачак, дип хәбәр ителә.

Татарстан хакимиятләреннән анда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада инвестицияләр өчен юнәлешләр билгеләнде. Аерым алганда Татарстандагы инфраструктура, авыл хуҗалыгы, финанслар, күчемсез милек, табу һәм эшкәрту сәнагате, энергия һәм хезмәт күрсәтү тармаклары турында сүз алып барылды, дип әйтелә мәгълүмат чаралары өчен таратылган рәсми кәгазьдә.

Үткән җәйдә, Казанда Ислам халыкара бизнессы һәм финанслары саммиты үткән иде.

XS
SM
MD
LG