Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада скинхедларга гаепләү расланды


Уфа шәһәре Орджоникидзе районы мәхкәмәсе өч яшь-җилкенчәккә гаепләүләрне раслады. Алар, милли нәфрәт, күралмаучылык нигезендә, кара тәнле талипны кыйнауда гаепләнә.

Чәчләре төптән үк кыркып алынган, биек үкчәле башмаклар һәм күн бишмәтләр кигән 18, 17 һәм 15 яшьлек җилкуарлар шушы елның 14 августында Уфа дәүләт нефть-техник университетында укучы Чад Республикасы ватандашына урамда бәйләнә башлый. Адәм актыкларының берсе кара тәнле талипның аркасына йодрыгы белән суга, икенчесе аягы белән аның эченә тибә. Талип егет җиргә егылгач та, шушы өчәү аны берничә минут дәвамында аяклары белән типкәли.

Шул ук вакытта биредә әллә күпме кеше йөреп торса да, бер генә үтеп баручы да, кыйнаучы егетләрне тыярга да уйлап карамый.
Чад ватандашы ничек кирәк алай аягына басып, сыра шешәләрен вата һәм үзенә якын килүчеләргә кизәнәчәген кисәтә. Шуннан соң гына әлеге өч әтрәгәләм үз юллары белән китеп бара.

Тикшерү барышында талипка һөҗүм итүчеләр үзләренең “White Pover” дип аталган милләтчел төркем әгъзалары булуын таный. Аларның фатирларыннан шушы хәрәкәтнең билгеләре, киемнәргә тегелә торган тасмалары да алына.

Гаепләнүчеләргә мәхкәмә-психиатрия экспертизасы үткәрелгән, әмма, кешелек сыйфатларында кайбер тайпылышлары ачыкланса да, алар үз акылларында дип бәяләнде. Уфа шәһәре Орджоникидзе районы прокуроры Самир Бикбулатов әйтүенчә, хәзер өч скинхедка карата, Русия Федерациясе Җинаять кодексының 116нчы маддәсенә ярашлы, гаепләү белдерелде. “Бу җинаять өчен иң күбендә дә 2 ел төрмә җәзасы гына яный”, - ди С. Бикбулатов.

Башкортстанда, бик еш булмаса да, милләткә карап җинаять кылу очраклары булгалап тора. Аеруча 20 яшькә җитмәгән үсмерләр һәм яшьләр читтән килгән башка милләт вәкилләрен өнәми. Берничә ел элек хәтта Уфага эшкә килгән Төркия ватандашын кыйнап үтергәннәр иде. Ул чакта да җинаятьче ике егет кулга алынды һәм аларга төрмә җәзасы бирелде.

Русиянең Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, читтән килгән башка милләт вәкилләре белән очрашулар вакытында, аларга урамнарда аерым-аерым түгел, ә бергәрәк һәм тыйнаграк йөрергә киңәш итә. Икенче төрле итеп, ягъни урысча әйткәндә, читтән килүчеләр Русиядә “ниже травы, тише воды” йөрергә тиеш була.
XS
SM
MD
LG