Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:17

Пермьнең янгын сүндерү хезмәте җитәкчелеге эштән алынган


Пермь төнге клубында кимендә 118 кешенең гомерен өзгән янгыннан соң Пермь өлкәсе Янгын сүндерү хезмәте җитәкчелеге эштән читләштерелгән.

Янгын чыгу куркынычын тикшергән бу хезмәтнең 7 хезмәткәре, баш инспектор, аның урынбасары, бүлек башлыклары вазыйфадан бушатылган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын 5 декабрьдә чыккан иде. Җинаять эше ачылган, 4 кешегә гаепләү белдерелгән.

XS
SM
MD
LG