Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадтагы шартлауда 100 артык кеше үлгән


Багдадта булган берничә шартлауда 100 артык кеше үлгән дип хәбәр ителә, 130 кеше яраланган. Шәһәрнең төрле районнарында 4 машина шартлатылган дип хәбәр ителә. Һөҗүмнәр дәүләт оешмалары янында оештырылган.

Багдадта булган соңгы зур шартлау 25 үктәбрьдә булган иде. Ул вакытта ике машинага куелган бомбаның шартлавы аркасында 155 кеше һәлак булды, йөзләрчә кеше яраланды.

Соңгы айларда Гыйракта һөҗүмнәр сирәгрәк оештырыла башлады. Әмма АКШтагы хәрбиләр, алдагы сайлаулар алдыннан шартлаулар артырга мөмкин, дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG