Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миланда я җиңәбез, я җиңеләбез!


Чәршәмбе Миланның “Сан-Сиро” мәйданында “Рубин” такымының чемпионнар лигасындагы язмышы хәл ителәчәк. Миланда узачак уен “Рубин” өчен хәлиткеч булса да, казаннар бу уңайдан әллә ни дулкынланмый.

Казаннар үз уенчыларын инде бер атна элек чит илгә озатты. Барселонада шөгыльләнгәннән соң сишәмбе уенчылар Миланга килде. Барселонага барыр алдыннан исә, Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстан җитәкчелеге “Рубин”чыларны җыеп, икенче ел рәттән чемпионлыкны бәйрәм итте. Шуңа да Миландагы уенда кәефләре күтәренке булачак.

Миланда узачак уен “Рубин” өчен хәлиткеч булса да, казаннар бу уңайдан әллә ни дулкынланмый. Спорт журналисты Илнар Хөснуллин, “Рубин” Русия чемпионы булып үз көчен күрсәтте инде, хәзер нинди генә нәтиҗә булмасын, җәмәгатьчелек моны уңай кабул итәчәк, ди.

“Европа ярышларында уйнауны дәвам итәр өчен ким дигәндә җиңү кирәк. Әмма беренче чиратта мин “Рубин”га түгел, ә “Бареселона”га өметләнәм. Чөнки ул Киевның “Динамо”сын җиңсә, без ким дигәндә 3 урынны алачакбыз. “Интер” - “Рубин” уенына килгәндә исә, өметләр юк түгел. Чөнки соңгы вакытта Милан такымы тотрыксыз уен күрсәтә башлады. Италия чемпионаты кысаларында Туринның "Ювентус" такымына 2:1 белән җиңелүләре моңа дәлил. Шуңа күрә бу уенда да “Интер” такымы кәефсез уйнар диеп фаразлап була. “Рубин”ның исә, югалтырлык нәрсәсе юк. Ул Чемпион булды. Европада нинди генә урында калса да, аны әйбәт кабул итәчәкләр. Әлбәттә беренче икенче урыннар яхшы, әмма башкалары да начар түгел”, ди Илнар Хөснуллин.

Ул “Рубин”нның җиңүенә Русия чемпионатының иң яхшы сакчысы Шароновның җәрәхәтләнеп уйный алмавы һәм хөҗүмче Бухаровның да чыгыш ясамавы комачаулый ала, ди.

Спорт журналисты Радик Сабиров исә, соңгы уеннарда ук “Рубин” уенчыларының артык арганлыгы күренеп тора иде, ди. Аның фикеренчә, аларның һәркайсы хәзер туган якларына кайту турында уйлана.

“Рубин” уенчылары Русия чемпионатына күп көч сарыф итте. Хәзер кәефләр бераз сүлпәнәйде. Бөтенесе “чемодан өстендә утыра”, туган якларына кайтасылары килә, дип уйлыйм. Әмма күп нәрсә тренердан тора. Ул уенчыларга өмет өстәп, канатландыра алса, Миландагы уенда һичьюгы тигез нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мин мондый исәпкә дә бик риза булыр идем. “Барселона” “Динамо”ны ота алмас дигән шигем юк. Шуңа да “Рубин” ким дигәндә чемпионнар лигасында 3 урында калып, узган ел бу уеннарда катнашу хокукын якларга тиеш”, ди Радик Сабиров.

“Интер” белән “Рубин” уенның гадел узачагына бер генә белгечнең дә шиге юк. Чөнки чемпионнар лигасында андый әйбернең булуы мөмкин түгел, ди алар. Шунысы бар Миланда “Рубин”га көч өстәп торучы җанатарлар җитмиячәк. Чөнки 85 мең тамашачы сыйдырышлы стадионда Казаннан ни бары 300 кеше генә булачак.

Билгеле булганча, "Интер" такымы белән Казанда узган очрашу 1:1 белән тәмамланган иде. Ул вакытта Милан такымы җитәкчесе Эрнесто Паолилло үзләренең "Рубин" такымыннан бераз куркып торулары турында әйткән иде.

"Интер" башлыгы Эрнесто Паолилло
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00
XS
SM
MD
LG