Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Морозовның “Патриот тудыр” акциясе дәвамлы булып чыкты


Сергей Морозов “Аналар көне” уңаеннан, демографик сәясәт буенча Советның чираттагы утырышын уздырды. Өлкәнең сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле хатын-кызлар консультациясендә учетта торучы һәм “Россия көнендә патриот тудыр” дигән региональ чарада катнашучы йөкле ханымнарның сәламәтлеге турында тәфсилләп сөйләде.

Бүген өлкәдә 15213 ханым йөкле дип исәпләнә. Шуларның 204 шушы акциядә катнаша икән, ягъни аларның бала табуы 2010 елның июнь аена – Русия көненә якын-тирәгә туры килә. Быел 14689 хатын-кызга адреслы социаль ярдәм күрсәтелгән. Губернатор демографик сәясәт буенча Совет әгъзалары алдына абортларга каршы профилактик эшне җәелдерү бурычы куйды. Баксаң, бу җәһәттән “Миңа тормыш бүләк ит” дигән акция вакытында өлкә буенча абортлар саны 28%ка кимегән.

Ленин мемориаль үзәгендә узган “Киләчәк - әниләр кулында” дигән чара да күп балалы аналарның дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган иде. 1999 елда “Ана даны” исемле Почет китабында 227 гүзәл зат исеме теркәлгән. Ә 2006 елда 1, 2, 3нче дәрәҗәле “Ана даны” дигән мактау билгесе гамәлгә кертелгән иде. Нәтиҗәдә 34 күп балалы әни кешегә шушы бүләк тапшырылган. Быел исә 19 бәхетле ханым шушы бүләккә лаек булды. Алар арасында милләттәшләребез дә бар: Ильвира Тумашева белән Дания Хөсәенева – 2нче дәрәҗәле “Почет билгесе” ияләре. Ә Солтания Сафинага һәм Флүрә Шәрәфетдиновага 3нче дәрәҗәле Мактау билгесе тапшырылды.

Тик менә мондый күңелле вәзгыять кыенлыклар да тудыра. Балалар бакчаларында урын җитмәү ягыннан, мәсәлән. Хәер, Өлкә Мәгариф идарәсе белгечләре фикеренчә, хосуси балалар бакчалары ачу бу кыенлыкны ерып чыгарга юл ача ала. Быел ук өлкә үзәгендә андый 4 бакча бар икән инде. Алар тагын 65 баланы сыендырырга әзер, ди. Тик шунысы бар: андый тәрбия учагында балаңны тоту өчен ай саен 11 мең рубль чамасы акча таләп ителә.

Өлкә мәгариф министрлыгы күптән түгел гаилә рәвешендәге балалар бакчасы ачу башлангычы белән чыкты. Белгечләр әйтүенчә, мондый бакчаларда 3-4 бала тәрбияләнә ала. Ә хуҗабикәләргә тәрбияче вазифасын башкарырга рөхсәт ителә. Гаилә группаларын якындагы детсадларга беркетү күздә тотыла, ди.

Татар балаларына ярдәм йөзеннән тагын бер үзенчәлекле гамәл. Сембернең “Биләр” исемле мәдрәсәсендә яшәп дини белем туплаучы малайларга “Сембер” исемле татар малтабарлары берлеге 165 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Бу акча дини уку йортының Арсеналдагы шартлау аркасында күргән зарарын төзәтү өчен тотыла. Пластик пыялаларны алыштыру, мәсәлән. Шулай ук чүп-чар ташу өчен КамАЗ автомобиле, самосвал, погрузчик бүләк иткәннәр. Малтабарларыбыз вәкилләре шулай ук мәдрәсәнең тирә-ягын төзекләндерү эшендә дә катнаштылар.
XS
SM
MD
LG