Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:53

Казанда декабрь башында Камал театры бинасында беренче “Һөнәр” яшь татар режиссерлары фестивале үтте. Яңа буын театр әһелләре бу чарага битараф булмауларын әйтте.

Бу фестивальне оештыру идеясын Фәрит Бикчәнтәев күтәреп чыга, ул режиссерлыкны җаваплы һөнәр буларак таныту, яңа театр
Нияз Игъламов
әһелләрен барлау максатын куя.

Хезмәт биржасы кебек

Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов татар театрлары талантлы режиссерларга кытлык кичерә, дип белдерә. Аларның төгәл саны, күпмесенең режиссер булырга теләк белдерүе дә билгеле түгел икән.

“Театрларның директорларына, баш режиссерларына хезмәт биржасы кебек булды бу, фестиваль кирәкле театр әһелләрен табарга ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Болардан тыш яңа театр телен табу да да максат булып тора. Чөнки режиссура да замана яшьләре белән бер сулышта булырга тиеш. Бу яктан татар театрлары нык артка кала, каядыр 20 гасырда яшибез кебек”, ди Камал театрының әдәбият бүлеге мөдире Нияз Игъламов. Ул элекке вакытлар белән чагыштырганда бүген театрга халыкның да аз йөрүен дә әйтте.

Артистан акыллырак булсын

Камал театры артисты, 1995 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлап, шул ук елларны татар академия театрында эшли башлаган Фәнис Җиһаншин да режиссерлар фестиваленә битараф калмаган.

“Талантлы кешеләр ел саен туып тормыйлар, аларны эзләп табып, күрсәтә белергә, иҗат
Фәнис Җиһаншин
мөмкинлеге бирергә кирәк. Бүгенге яшьләргә күренергә, талантларын ачырга барлык мөмкинлекләр бар”, диде Фәнис Җиһаншин.

Ул беренче чиратта театрга укымышлы режиссерлар кирәк, әгәр дә артистлар аннан акыллырак булса төркем өчен кыен булачак, ди. Фәнис Җиһаншин чит ил режиссерлары белән эшләү дә кызыклы, кирәкле булуын әйтә.

Ул драматург


Яшь драматург Илгиз Зәйниевне дә кайберәүләр яшь режиссер дип атый. Ләкин бу алай түгел, ул чынлыкта драматург, язучы. Илгиз дә фестивальне оештыруга җаваплы кешеләр исемлегенә керә, анда катнашучы режиссерларның күбесен яхшы белә.

“Фестивальдә катнашучы режиссерларның дүртесе белән мин бергә укыдым. Әлмәттән Нәфисә Исмәгыйлова минем пьессаны куйды, шуннан соң без аның белән якыннан таныштык.
Илгиз Зәйниев
Гомумән монда катнашучы яшь режиссерларны әзер, чын режиссерлар дип әйтергә була. Алар тик томалдан гына, каяндыр, кемдер “төртү” сәбәпле театр әһелләре булып китмәде”, ди драмматург.

“Режиссер нинди булырга тиеш, кешелекле булуы мөһимме ?” дигән сорауга:

“Минем өчен аның кешелек сыйфатлары мөһим түгел, режиссер төркемне кабызып җибәрә белергә, үзе артыннан кешеләрне ияртә алырга тиеш. Аларның кайберләре куркытып, берәүләре ышаныч уятып ияртә”, ди Илгиз Зәйниев.

Марсель Сәлимҗанов эшен дәвам итеп

“Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале уздыру идеясе авторы, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу чараның декабрь аенда үтүен театр тарихына бәйләп аңлатты.

“ 22 декабрьдә татар театрының туган көне. Режиссура фестивален дә шушы вакыйга бәйләп оештырдык. Режиссура дигәннән, 20 гасырда ул һөнәр буларак формалаша һәм ул чыннан да җаваплы, кирәкле һөнәр. Фестивальнең исеме дә “Һөнәр” дип юкка куелмады. Марсель Сәлимҗановтан башлап татар театрында да режиссерлык үз урынын тапты”, дип әйтә Фәрит әфәнде.

Иң тынгысыз булсын
Фәрит Бикчәнтәев
“Нинди кеше режиссер була ала, кемне мисал итеп китерә аласыз?” дигән сорауга ул:

“Режиссер ул тынгысыз җан. Яшьләрдән мин тынгызсыз җан, дип шәкертем Альбер Гаффаровны атар идем. Ул көн саен шалтырата, артистларның уйнавы, киемнәре, сәхнәдәге эш-хәрәкәтләре өчен борчыла. Шуңа тагын бер кат кабатлыйм, режиссер булып бары тик тынгысыз кеше генә була ала”, диде Фәрит Бикчәнтәев.

Фестивальдә Әлмәт татар дәүләт театры режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева да бар иде. Алар әлеге чарада Илгиз Зәйниевнең “Балакаем” әсәрен сәхнәләштерделәр.

“ Үзем Тукай районы Яңа Мусабай авылыннан. Башлангыч белемне авылда алгач, Казан дәүләт педагогика университетының физика-математика бүлеген бетердем. Анна өч ел мәктәптә укытучы булып эшләдем һәм озак та үтмәде театр юлына бастым. Читтән торып театр училещасының актерлык осталыгы бүлеген бетердем. Яраткан артисткам Фирдәвес Әхтәмова: аның уйнавыннан халыкка җылылык бөркелә. Ул уйнаган спектакльләрне дә, башкаларын да, гомумән Казанда укыганда Камал театрына еш йөри идек”, ди Нәфисә Исмәгыйлева. Ул яшь режиссер буларак, Казан тамашасы алдына чыгу – зур адым булуын әйтә.
Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Нәфисә Исмәгыйлова, фестивальнең ябылу тантанасы


“Режиссер ул – сәнгать кешесе дигән сүз. Чын сәнгать әсәрен чыгару бик авыр. Үземне бу юлда өйрәнчек дияр идем. Әлбәттә бу бик кызыклы һөнәр. Чөнки анда әйтәсе килгән фикереңне актерлар аша халыкка күрсәтә белергә тиешсең, монда тавыш та чыгарга мөмкин, килешмәүчәнлек тә була. Ләкин мин Фәрит Бикчәнтәев, Байрас Ибраһимовлар белән эшләгәндә аларның артистка тавыш куптарганын күрмәдем. Чын режиссер җайлап кына аңлата белергә тиешле дип уйлыйм. Үземне Фәрит абыйлар дәрәҗәсенә ирештем, дип әйтә алмыйм”, дип белдерде Әлмәт татар дәүләт театры режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева.

Танышып калдылар
“Яшь татар режиссурасы фестивале уздыру күркәм гадәткә керсә, вакытында күреп яшьләрне ярдәм кулы сузылса – ун ел эчендә бу өлкә дә җанланып китәчәк, ди Камал театры җитәкчесе Шамил Закиров. Әлеге чарада күп кенә театр башлыклары үзләренә хуш килерлек режиссерлар белән танышып калды, киләчәккә планнар корды.

“Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивалендә барлыгы җиде спектакль күрсәтелде. Алар арасында Әлмәт татар дәүләт драма театры (режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова), Чаллы татар дәүләт драма театры (Булат Бәдриев), Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ( Дамир Сәмирханов). Туймазы татар дәүләт драма театры (Альберт Гаффаров) Камал театры (Лилия Әхтәмова, Эмиль Талипов) вәкилләре бар иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG