Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гейтс алдан игълан итмичә Әфганстанга сәфәргә килде


АКШ саклану минисры Роберт Гейтс алдан игълан итмичә Әфганстанга килде. Үткән атнада АКШ президенты Барак Обама Әфганстанга өстәмә 30 мең кешелек гаскәр җибәрү турында белдергән иде.

Бу мәсьәлә хакында АКШ саклану министры һәм Әфганстан президентның очрашуында сүз барды.

Соңыннан үткәрелгән матбугат очрашуында президент Карзаи, Әфганстан кимендә 15 ел буе иминлек көчләрен үзе оештыра алмаячак дип белдерде.

Яклар шулай ук илнең армиясенә хәрбиләрне җәлеп итү юллары турында сөйләште. Карзаи, күптән түгел президент вазыфасына керешсә дә, хөкүмәтне алмаштырырга җыенмавы турында белдерде.

Ул шулай ук коррупция белән көрәшне дәвам иттерү турындага вәгъдәләрен дә кабатлады. Әмма күзәтүчеләр моңа шик белдерә. Гейтс Кабулга килгәч үк журналистлар белән сөйләшкәндә, Карзаига ришвәт алмый торган министрларны белгеләү мәсьәләсендә басым ясаячагы турында белдергән иде.

Гейтс, АКШ әфган иминлек көчләрен әзерләүдә Кабулдан күбрәк тырышлык күрергә теләр иде, дип әйтте. АКШ башлыгы Барак Обама Әфганстаннан гаскәрләр 2011 елда чыгарыла башлаячак, дип белдергән иде. Мәсәлән Гейтс, Талибанның сугышчыларга Әфганстан армиясе һәм полициясе белән чагыштырганда күбрәк акча түләве уйландыра торган факт, дип белдерде.

Гейтс хәрби диңгезчеләр алдагы ике атнада килә башлый һәм февраль аенда хәрби хезмәткә тулысынча әзер булачак, диде. Алдан игълан ителгән 30 мең кешелек гаскәрдән башта 17 мең кеше килергә тиеш.
XS
SM
MD
LG