Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Соңгы вакытта Татарстанда, гомумән, татар милли хәрәкәтендә, яңа хәл күзәтелә. Анда мәхкәмә процесслары, пикетлар, төрле белдерүләр, интернетта һәм аның форумында бик кайнар-кайнар ультиматив сүзләр, бер-береңне тәнкыйтьләүләр, хакимиятне сүгүләр күбәеп китте.

Римзил Вәли. Бигрәк тә соңгы көннәрдә, Ирек Мортазинны Киров район мәхкәмәсе 1 ел 9 айга колониягә утыртып кую, Фәүзия Бәйрәмова өстеннән Чаллыда мәхкәмә процессы бару, Татар иҗтимагый үзәгенең татар халкын дәүләт террорыннан яклауга багышланган пикет үтү, татар халкын яклау комитеты оешу һәм, әлбәттә, матбугат битләрендә, интернетта тәнкыйтьләүләр.

Бигрәк тә Татарстан җитәкчелегенә эләгә. Ни өчендер мәхкәмә түгел, президент утырта дигән ачуланулар да бар. Мәскәүдә әзерләнә торган интернет сәхифәләрнең кайберләрендә Ирек Мортазинны яклаган вакытта хакимият яңарту дигән Татарстанга һөҗүм итә торган да белдерүләр, хәтта, тавыш бирүләр дә бар. Ягъни, мәгълүмат сугышы гөрләп тора.

Менә шулар хакында түгәрәк өстәл сөйләшүенә без “Азатлык”ның Казан бүлегенә Татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе Галишан Нуриәхмәтне, милли-мәгарифкә багышлап яшьләрнең түгәрәк өстәлен кызу гына итеп оештырып үткәрүчеләрнең берсе Саша Долговны һәм Татарстандагы рәсми сәясәтне белүче, милли яшьләр турында да язучы “Ватаным Татарстан” газетасының” баш мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимовны чакырдык.

Бу атнада Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы һәм федераль яһүд автономиясе тәкъдиме белән тагын бер форум - Русиядәге бөтен федераль автономияләрнең җыелышы да Казанда булып үтте. Шушы форум кысаларында булган түгәрәк өстәлләргә Русиядәге иң зур белгечләр дә чакырулы иде. Мин, бәлки, аңлап бетермимдер, соңгы вакытта Татарстандагы милли-мәдәни-сәяси хәл ничек? Уңаймы, тискәреме һәм эш нәрсәдә? Ничек кинәт кабынып китте соң әле бу эшләр, Галишан әфәнде?

Галишан Нуриәхмәт. Милли хәрәкәтнең соңгы вакытта көчәеп китүенә бер дә аптырамыйм, бу күптән булырга тиеш иде. Шундый көчле хәрәкәт бүген түгел, кичә дә түгел, берничә ел элек үк булырга тиеш иде. Бу соңгы вакыттагы җыелышулар, күтәрелүләргә килгәндә, татарның бер сүзе бар: шәм сүнәр алдыннан бер балкып кала, диләр.

Римзил Вәли. Галишан әфәнде, менә тиздән лампа сүнә, милләт бетә, урамга чыга дигән сүзләрне безнең Казан бюросында бик күпләр әйтте, әмма әле берсенең дә тормышка ашканы юк, ягъни милләт бетәчәк, Татарстан таркатылачак дигән фаразлар әлегә шул килеш кала. Ярый, эш анда гына түгелдер.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт. Сез шулай дип әйтәсез дә, беткәнен күрмисезмени? Безнең җитәкчеләребез, Татарстанның президенты да бар кебек. Ләкин татар халкының президенты да, җитәкчесе дә, бер кешесе дә юк. Әгәр аның җитәкчесе булса, Башкортстанда менә быел 278 татар мәктәбе калды. Ә 15-20 ел элек 1532 татар мәктәбе иде. Татарстанда соңгы ике елда гына 111 татар мәктәбе ябылды.

Менә хәзер язучылар безнең китапларны, татар газетларын укымыйлар диләр. Каян укучы булсын? Чөнки хәзер татарча укыту бетте. Мәгариф министрына баргач, татар мәгарифе бездә ал да гөл, артта чәчәк дип мактанып утыра. Хәзер безгә Фурсенко 4 сыйныф татарча укырга рөхсәт биреләчәгенә кул куячак, ди. Фурсенко, беренчедән, кул куймады әле. Икенчедән, Фурсенконы бүген алып ташласалар, аның урынына килгән кеше аны юкка чыгарырга мөмкин.

Шулай булгач, безнең мәгариф бетте, мәгариф беткәч, мәктәп бетте, мәктәп беткәннән соң халык бетте дигән сүз бит инде ул. Татарча белмәгән кеше ул укымаган кеше, газета да алмый. Үткән елны президентыбыз 309 нчы канунны Татарстанга кертмибез дигән иде, ләкин ул Татарстанга керде, ул эшли.

XXI гасыр мәктәпләре ачалар, бөтен яңа мәгариф оешмалары бары тик русча гына булдырыла. Татарча берәр нәрсә ачылдымы? Соңгы 40 ел эчендә бер татар мәктәбе, татар гимназиясе, татар уку йорты ачылмады, ябыла гына бара. Соңгы ике елда 111 мәктәп ябылу турында беркем дә эндәшми, милләт яши, бездә ал да гөл дип тик торабыз.

Римзил Вәли. Ничек инде ул, Татарстанда 2 миллион татар, анда бит инде ата-аналар да бар, балалар да күп, эндәшмиләр, нигә алай икән ул?

Галишан Нуриәхмәт. Нишләп эндәшсеннәр, авызыңны ачып кара, башыңа сугалар.

Римзил Вәли. Баласын татарча укытырга теләгән кешегә суккан хәлләр бармы?

Галишан Нуриәхмәт. Менә мин үзем быел оныкларымны мәктәпкә кертергә йөрдем. Безгә якын Совет районында татарча мәктәп юк. Яңа Савин районында икенче оныгым укый. Анда безнең каршыда XXI гасыр мәктәбе ачылды. Бу 177 нче мәктәпкә алмыйлар, чөнки татар төркеме юк.


Римзил Вәли. Саша, менә сез мәгариф буенча түгәрәк өстәл үткәрдегез. Галишанны тыңлап утырам да, чыннан да шулай микән дип уйлап куям. Ләкин мәгариф министры моны таныган бит, яки инкарь иткәнме, үзен күрмәгәч, нәрсә уйларга да белмим инде.

Саша Долгов. Түгәрәк өстәлдә күбрәк иске сүзләр сөйләнде. Бу сүзләрне без 20 ел буе сөйлибез, ә алга барыш юк диючеләр булды. Галишан абыйның сүзләрендә күпмедер хаклык та бардыр. Миңа бер танышым, Путин тарафыннан 309-нчы канун чыгарылгач, 2 баламны татар бакчасыннан алып урысныкына бирдем, ди.

Киләчәктә татарча укыту булмагач, алар русча ничек укырга тиеш. Мин әйтер идем, ул 309-нчы канун кергәнче 2007 нче елга кадәр татар мәгарифе яхшы гына бара иде, киләчәктә шулай барса, бәлки бу проблемалар килеп тә чыкмаган булыр иде.

Римзил Вәли. Димәк, эш Русия хөкүмәте һәм парламент кабул иткән 309-нчы канундамы, Татарстан җитәкчелегендәме? Безнең бит парламент та бар, үзебезнең кануннар да бар, аның кануннарындамы? Әллә татар җәмәгатьчелегендәме, әллә министрлыктамы , әллә район-шәһәрләрдәге мәгариф идарәләрендәме, әллә мәктәпләрдәме? Аңлап бетеп булмый бит. Мин беләм, теләгән кеше, әлбәттә, үз баласын милли сыйныфта, милли мәктәптә укытырга хаклыдыр. Безгә бит, Татарстанда һәр бала татар телен өйрәнә, дип әйтәләр.

Саша Долгов.
Мин проблем халыкның үзендә дип уйлыйм. Инкыйлабка кадәр татар халкы мәктәпләрне үз акчасына тоткан, алар урыс телен укытмау өчен дә көрәш алып барган. Ә хәзер без үзебез бик басынкы. Дәүләттән нәрсәдер көтәргә өйрәндек. Дәүләт рөхсәт итсә татар телен укыйбыз, укытмаса – юк дип кенә уйлыйбыз. Менә Чуашстан турында күп сөйлиләр, анда татар теле - дәүләт теле түгел, әмма татар балалары татарча укый. Шуңа күрә проблеманы хәл итеп була дип уйлыйм. Күп әйбер халыкның үзеннән, дин кешеләреннән, җәмәгатьчелектән тора.

Римзил Вәли. КДУның татар филологиясе һәм тарихы деканы Искәндәр Гыйләҗев быел бушлай укыр өчен дә абитуриентлар аз килде, төркемне көчкә җыйдык, дип әйтте. журналистлары. Татар булам, татарча эшлим дигән кешегә нәшриятлар, телевидение, газета-журнал редакцияләре, радиолар бигерәк күп бит инде.

Галишан Нуриәхмәт.
Нигә өйдә татарча сөйләшмисез, нигә татарлыкны үзегез күтәреп чыкмыйсыз, дип ник әйтәләр соң. Аның сәбәбен бер кеше дә әйтергә теләми. Әллә тырышып шул сәбәпне яшерәбез. Менә ЕГЭны кабул иттеләр. Кабул иткәннән соң ул, сез русча белмәсәгез укырга керә алмыйсыз, дип кычкырып тора бит инде. Шуңа күрә, балалар бакчасыннан ук, 1нче сыйныфтан ук “привет, сынок!” дип оныклары белән сөйләшергә мәҗбүр итәләр.

Илдар Миргалимов
Римзил Вәли. Димәк, әлеге милли хәрәкәттәге кайнарлануның сәбәбе - милли мәгарифтәге җитешсезлекләр яки туган телдә укытуынң җитмәве, яки аның үлә башлавы. Эш шундамы, безнең темабыз шул бит.

Галишан Нуриәхмәт.
Әлбәттә, халык шулайрак-болайрак дип, халык кайдадыр күтәрелә ала дип Саша әйтеп китте. Халык күтәрелә ала инде ул, патша заманында татарларның байлары булган, мәгарифе үз кулларында булган.

Аннан соң, халыктан байлыгын да тартып алды, малын да тартып алды. Совет заманасында “бетле пролетариат” ясап куйганнан соң, ничек инде ул үз баласын да үзе карарга тиеш? Хәзер салымны татарлар түләми мени? Ни өчен салым түләгәннән соң үз телендә укыта алмый?

Римзил Вәли.
Мәгариф темасы шундый бәхәсле, кайнар инде ул. Ирек Мортазинның темасы һәм аңа мәхкәмә карары чыгару бөтенләй татар мәгарифе буенча түгел. Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдин процесслары бәйсезлек, берләшкән милләтләр оешмасына татар милләте исеменнән милли мәҗлеснең мөрәҗәгатьләрен тарату интернетка чыгаруга бәйле. Мәхкәмә карарлары һәм колония сөргеннәре дә шушыңа бәйле. Моны ничек аңларга?

Галишан Нуриәхмәт.
Мортазинның монда бер дә кагылышы юк. Мортазин ул бөтенләй башка нәрсә. Аның татар милли хәрәкәтендә катнашканы да, янганы да, көйгәне дә юк. Аның турында сөйләмик тә.

Римзил Вәли.
Мин “Азатлык” радиосының хәбәрләр форумында бары тик шуны гына күрә башладым. Мортазин, Бәйрәмова, алар милләтебез өчен көрәшәләр, демократияне күтәрәләр дип әйтәләр. Егетләр бу турыда ни уйлый икән?

Илдар Миргалимов.
Мәгариф темасына кагылгач, фикеремне әйтеп китим. Әгәр дә без милләт бетә, без бетәбез дип гел әйтеп торсак, без чыннан да бетәчәкбез. Барысы да федераль хакимиятнең сәясәтенә бәйле бит. Федераль үзәк милли сәясәте кырыслануының төп һәм халыкка иң күренә торган билгесе менә ул мәгарифтәге хәлләр булды. Халыкка иң күренә торган әйбер шул: мәктәпләрдә татарча укыту кысыла, бу мәсьәләдә татарча тәрбияләү проблемасы да калкып чыга бит инде. Халыкка иң күренә торган әйбер шул, бәлки менә сез әйткән соңгы вакыттагы иҗтимагый дулкынланулар да шуңа бәйледер.


Мин “бетәбез” дип әйтүгә каршы. Мин үз мисалымны китерәм, мин шәһәр баласы, Чаллыда туып үстем, рус мәктәбендә укыдым. Безгә татар дәресләре чагыштырма аз керде, татар гимназиясендә укымадым. Шуңа карамастан, олимпиадаларда катнаштым, мәктәпне медаль белән тәмамладым һәм татфакка укырга кердем, татфакны да кызыл дипломга бетердем.

Хәзер үземне милләткә файда китермим дип әйтә алмыйм. Монда эш мәгарифтә генә түгел. Бу безнең милли үзаңыбыз, кешеләрнең, татарларыбызның аңында утыра торган ниндидер кортлар барлыкка килде. Монда мәгариф кенә гаепле түгел. Барыбер, шундый өмет тә бар, татар бер мәлдә күтәрелеш, аннан соң төшү чоры кичерә торган булган. Төрле гасырларда ул үсеп киткән, яки киресенчә, аның үсеше түбән таба киткән.

Бәлки без кризисның төбен үтәрбез дә алга таба, бәлки,үсешкә барачакбыз дип әйтергә нигез дә бардыр. Хәтта Мәскәүдә дә демократик тайпылышлар шактый сизелә. Алга таба, бәлки, хәлләр яхшырак булыр дип уйлыйм. Милли мәгарифтәге хәлләр чыннан да сөенерлек түгел һәм соңгы вакытта сез әйткән хәрәкәтләргә дә шул этәргеч булды дип уйлыйм.

Римзил Вәли.
Мәгълүмат һәм милли эш белән шөгыльләнүчеләрнең мәхкәмә залларында кулларына кайвакытта богау салынып утырулары турында нәрсә уйлыйсың һәм менә бу эшкә ничек карыйсың? Чыннан да Татарстанда репрессияләр башланды түгелме? Шулай дип язалар бит.

Илдар Миргалимов.
Мин үземнең фикеремне әйтәм, Мортазин эшенә ниндидер сәяси төсмерләр бирү ул бары тик Мортазинга ниндидер сәяси дивидентлар өстәү генә. Ә аның милли хәрәкәткә, милли вәзгыятькә йогынтысы зур дип әйтүгә каршы мин. Мин Галишан әфәнде белән килешәм, Ирек Моразин белән милли сәясәтне бутау ул зур хата булыр иде. Монда хисләр көрәше, хисләр сугышы гына. Монда сәясәт тә, милли көрәш тә юк.

Римзил Вәли. Сез үзегез хокукчы, үзегез адвокат та, Татарстанда репрессияләр милләткә һәм демократиягә каршы башландымы юкмы?

Саша Долгов
Галишан Нуриәхмәт. Татарстанда милләткә каршы, мөселманнарга каршы репрессия күптән бара. Күптән бармаса, көтү-көтү яшьләрне, алар Европа мәхкәмәсенә яздылар, язмаганнары да бар, чөнки куркалар, мәчетләргә барып кулга алып чыгып китәләр. Аларга менә сез “Хизбут-Әт-Тахрир”га йөрисез дип, шушы “Хизбут-Әт-тахрир” китапларын укыган өчен генә утыртып куялар.

Аларны Оренбурда, Уфада, Казанда, Чаллыда төркем-төркем хөкем иттеләр. Аларның бөтен бәләсе шунда, “Хизбут-Әт-Тахрир” партиясенә кергәннәр, имеш, Чаллыда “КамАЗ”ны шартлатырга теләгәннәр икән. Казанның меңеллыгында Казанны, "Оргсинтез"ны, Түбән Камада нефтехим комбинатын шартлатырга теләгәннәр икән дип гаеп игълан иттеләр. Бу 1937 елны син япон шпионы булгансың дигәннән бер аермасы да юк.

Бу эшләрнең күбесе прокурор исеменнән алып барыла. Ә бөтенесе прокуратура бинасында түгел, ә ФСБ бинасында хәл ителә. Нишләп алар шундый теләкләре булгач, Казанның меңеллыгында шартлатмаганнар. Әгәр дә андый теләк булса, берсе булса да берәр нәрсә кылыр иде. Һәм аларда бернинди корал да тапмаганнар.

Римзил Вәли. Сез хокукчы буларак, югары дәрәҗәдәге мәхкәмәгә, Русия мәхкәмәсенә, Европа мәхкәмәсенә, шушы мөселман егетләрен утырту турында мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Бәйсез экспертиза белән китапларны да тикшертергә була. Мәскәү хокукчыларының дәреслекләргә субъектив экспертиза бирелә дигәнен күргәнем бар. Шушы эшне Страсбург судына җиткерү омтылышы бармы?

Галишан Нуриәхмәт. 1-2 ел элек Авиатөзелеш районында хөкем ителгән егетләргә, әйдәгез, языйк, дип әйткән идем. Аларны нәрсә беләндер куркытканнар, шуннан соң алар килмәделәр.

Римзил Вәли. Билгеле булганча, Русиядән ел саен Европа мәхкәмәсендә 27 гариза карала. Әлегә без берне генә беләбез, 2-нче гимназиядән Аида Камалованың гаризасы шунда китә. Башкалар турында ишетелгәне юк.

Галишан Нуриәхмәт. Мин Аида Камаловадан сорадым, чөнки бу ЕГЭ һәм 309-нчы канун Русия конституциясенең бер генә матдәсенә түгел, уннан артык матдәсенә каршы килә, шуңа күрә, әйдәгез, языйк дидем. Мин җибәрдем инде диде. Мин шаһит булдым бер иптәш гражданлык эше буенча җибәргән иде, аның җавабы 3 ел 8 айда килде. Икенчесе җинаять эше буенча җибәрелгән иде, менә 4 ел була, әлегә җавап юк.

Римзил Вәли. Шулай итеп, монда Татарстанда хакимият өчен сәяси көрәш тә бар. Мәскәү катнашлыгында бер яктан, икенче яктан, милли хәрәкәтнең иҗтимагый инициативасы да бар, һәм хокук яклаучылар, аларның эш формалары, пикет, гариза җибәрү, шундый акцияләр, ләкин алар төрлесе - төрле. Һәркем нәрсәдер эшли ала. Сез бу атнада нәрсә эшләдегез?

Галишан Нуриәхмәт. Без Татар иҗтимагый үзәгенең пикетын оештырдык. Дүшәмбе көнне Ирек мәйданына чыктык. “Русиянең татар халкына каршы террорын туктатыгыз” дигән сүзләр белән чыктык. Әгәр дә Мәскәүдән максатчан сәясәт алып барылмаса, бу хәл килеп чыкмас иде.

Русиянең милли сәясәте юк, дип әйтәләр. Милли сәясәте бар. Ул Русия православ чиркәвеннән алып барыла торган татарларны бетерү сәясәте. Медведев парламентка җибәргән мөрәҗәгатендә дә федерация дигән сүзен әйтмәде, бөтен җирдә “Россия” диелә. Милли сәясәт – Русиядә яшәгән милләтләрне бетерү.


Римзил Вәли. Бу террорны сезнеңчә кем алып бара? Казанмы? Татарстанмы? Мәскәүме?

Галишан Нуриәхмәт. Бу Мәскәү хакимияте алып барган сәясәт. Татарстан хакимиятенең Мәскәүгә каршы бер сүз әйтергә дә хәле юк. Әгәр дә әйтерлек булса, 309-нчы канунны кабул иткәндә дә, ЕГЭны кабул иткәндә дә, безнең суверенитетны юкка чыгарганда да, безнең дәүләтне гомумән танымаганда да нинди булса да сүз әйтерләр иде. Үткән елны президент Шәймиев 309-нчы канунны кабул итмибез дип әйтте. Ә быел безгә дүрт класслы белем җиткән ди.

Саша Долгов. Русиядә каршы әйтүчеләр арасында Шәймиев кенә түгел. Бервакыт Башкортстанда атна саен башкорт яшьләре җыелып, пикетлар үткәреп торды. Татарстанда әле андый юлларга басмаганнар. Күбрәк гыйлем, сәясәт аша эшне алып баралар.

Илдар Миргалимов. Чыннан да, федераль үзәк үзенең сәясәтен алып бара. Аларның фикеренчә, әгәр дә Русиядә төрле милләтләр яшәсә, Русия таркалып китәр дип куркалар. Шуңа күрә бөтен халыкларны бер “россианнар” дигән милләткә кушмакчылар.

Татарлар Русиядә иң актив милләтләрдән берсе буларак шушы басымга каршы торырга тырыша. Шәймиев тә, Мөхәммәтшин дә, башка хөкүмәт вәкилләре дә үзләре генә аларга каршы тора алмаслар. Халык үзе басым ясамаса, үзенең теләген белдермәсә, республика хөкүмәте Мәскәү белән аяк терәп сөйләшә алмаячак. Барысы да астан булырга тиеш.

Римзил Вәли. Татарстан бөтен татар халкы өчен иң куркыныч урын. Монда утырталар, монда мәктәпләрне ябалар, мәдәниятне таркаталар дигән тәэсир кала.

Илдар Миргалимов.
Андый фикер миндә тумады. Мәскәүдә, Петербурда андый процесслар ешрак була. Әгәр дә без чыннан да игътибар үзәгендә торабыз икән, башка милләтләргә өмет бирәбез. Алар татарларга сокланып карый, сез йөзегезне югалтмыйсыз һәм нәрсәдер эшләргә тырышасыз дип әйтәләр.

Саша Долгов. Безгә милләтнең эчке төзелеше турында күбрәк уйларга кирәк. Эш дәүләтне тану-танымауда түгел, шушы идеяне һәр кеше, һәр гаилә йөрәгеннән үткәрергә тиеш. Безнең белән күбрәк уйнарга, Русиягә каршы файдаланырга телиләр. Татар халкы бары тик үзебезгә генә кирәк. Шуңа күрә мөрәҗәгатьләрне татар халкына дип язарга кирәк, ә дөнья илләренә дип түгел. Чөнки әгәр дә халык үзе аңлап, теләп эшләмәсә, дөнья илләре безнең белән бер нәрсә дә эшли алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG