Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:08

Пермь өлкәсе хөкүмәте вазыйфадан китте


Пермь өлкәсе хөкүмәте 100 артык кешенең үлеменә китергән төңге клубтагы янгыннан соң вазыйфадан китү карарын кабул итте.
Тикшерү эшләре тәмамлангач, хөкүмәт яңадан оештырылачак, дип хәбәр ителде. Әмма, губернатор карары белән, түрәләр эшләрен вазыйфаларны башкаручы статусында дәвам итәчәк.

Янгында үлүчеләр саны көннән-көн арта. Мәскәү, Петербур, Пермь хастаханәләрендә авыр хәлдә яткан кешеләр үлә. Хәзер һәлак булганнар саны 124 җитте. 100 артык кеше клиникаларда кала, алардан 40 кеше авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.

Губернатор Олег Чиркунов фаҗига сәбәпләрен тикшерүдә җирле халыктан ярдәм сорады. Өлкә башлыгы бик күп кешенең үлеменә бинаны канунсыз рәвештә үзгәртеп кору китергән, дип саный. Аның аркасында, янгыннан качу юллары ябылган булган, дип әйтә губернатор.

XS
SM
MD
LG