Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча көрәш" халыкара дәрәҗәдә танылды


Казанда үтә торган Русия беренчелеге кысаларында Көрәш стильләрен берләштергән халыкара федерация (FILA) вәкиле Татарстанның татарча көрәш федерациясен оешмага кабул итү турындагы рәсми кәгазьне тапшырды. Бу "татарча көрәш" кебек стильнең һәм җирле Федерациянең халыкара дәрәҗәдә танылуны аңлата.

Федерация вәкиле Гинтаутас Вилейта Русия ягы белән бергә FILA башлыгын татар көрәшен тану кирәклегендә ышандыра алдык, диде. Аның сүзләренчә, тану җирле федерацияне оешмага кабул ителгәнче ук булган.

Казан 2013 елда Бөтендөнья универсиадасын кабул итәргә җыена. "Татарча көрәш" ярышлар исемлегенә керер дип уйланыла.
XS
SM
MD
LG