Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

“Дин мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” курсын укыту тәртибе билгеләнде. 2010-2011 елны Русиянең 19 төбәгендә эксперимент рәвешендә укытылачак әлеге курс 4-5 сыйныф укучыларына керәчәк.

Русия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко сүзләренчә, бу дөньяви курс санала һәм аны дин әһелләре түгел, ә гади укытучылар алып барачак.

“Укучылар курс ярдәмендә төп диннәр мәдәниятен, дөньяви әхлак кыйммәтләрен белә алачак”, дигән фикердә министр.

“Дин мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” курсын укыту юнәлеше 7 декабрь көнне эксперимент кысаларында чараларны тормышка ашыру координация шурасында расланган.

Ул 4 юнәлештән торачак икән.

Курсның укыту-алым эшчәнлеге төркеме координаторы, Петербур дәүләт университетының диннәр фәлсәфәсе кафедрасы мөдире Марианна Шахнович әйтүенчә, патриотик кыйммәтләр, дини һәм милләтара диалог турындагы беренче һәм дүртенче блоклар сыйныфтагы барлык балаларга укытылачак.

Курсның структурасы Русия фәннәр академиясе, Русия мәгариф академиясе, мәгариф үсеше федераль институты, мәгариф хезмәткәрләре белемен арттыру академиясе, дини оешма вәкилләре тарафыннан эшләнгән.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан тиз генә республика белгечләренең анда катнашу-катнашмавын һәм киләчәктә бу өлкәдә нинди эшчәнлек алып барылачагын белеп булмады.

Министрлыкның матбугат үзәгенә шалтыраткач, алар барлык сораулар башта язмача җибәрелергә тиешлеген әйтте.

Бары шуннан соң гына министрлыктагы әлеге өлкәгә җаваплы бүлектән аңлатма алып булачак икән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG