Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “дөрес язылырга” чакыралар


Русиядә агымдагы елда узачак халык санын алулар уңаеннан Башкортстан телевидениесе татар районнарын эшкәртә башлады. Анда сүз бу районнарның башкорт булуы турында бара. Беренче тапшыру татарлар күпләп яшәгән Илеш районы хакында барды.

Анда район вәкилләре үзләренең татар телле башкорт булулары турында белдерде. Әлеге тапшыруны алып барган Башкортстанның тел һәм әдәбият институты җитәкчесе Фирдәвес Хисаметдинова халыкны “дөрес язылырга” чакырды.
XS
SM
MD
LG