Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс атакае мулланы алыштырырмы?


Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Русия армиясендә православ дин әһелләре эш башлый. Хәрби бүлекләрдә муллалар булмаса, мөселманнарны да урыс атакайлары хезмәтләндерә ала.

Әлеге фикерне Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзаратының Мәскәүдәге вәкиле Рөстәм Вәлиев яңгыратты. Ил башкаласында сишәмбе көнне “Батюшки особого назначения” исемле фильмны карагач оештырылган матбугат очрашуында шушы үзенчәлекле тәкъдиме белән чыкты ул. “Әгәр хәрби бүлекләрдә муллалар җитешми икән, мөселман хәрбиләре православ дин әһелләренә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала”, - дип белдерде Рөстәм Вәлиев.

Әлеге матбугат очрашуында православ дин әһелләре дә катнашты. Алар да шушы мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Православ дин әһелләре әйтүенчә, армиядә дин әһелләре дә хезмәт итсә, хәрби блекләрдә “дедовщина-бабайчылык” та булмый, гаскәри бүлекләрне калдырып, качып китүләр дә, солдатларның бер-берсе өстеннән әләкләшүләр дә булмый.

Протоиерей Димитрий Смирнов исә бүген үк инде, илнең хәрби бүлекләрендә хезмәт итү өчен, 30 православ дин әһеленең сайлап алынганлыгын әйтте. “Әлеге беренче чорда фәкать православ дин әһелләрен генә алырга кирәк гаскәри бүлекләргә, - ди Димитрий атакай. - Ә тора-бара Русиядәге башка диннәр әһелләре дә хәрби бүлекләрдә үз хезмәтен үтәп, дин сүзе белән, гаскәриләргә ярдәм итә ала. Нигә әле тик православ атакайлар гына булсын дигән фикрен шәрехләп тормый ул.

Мәскәүдәге әлеге матбугат очрашуында яңгыраган фикерләргә карата төрле тарафтан алдагы көннәрдә мөнәсәбәт белдерелер. Башкортстан ислам дин әһелләре исә бу тәңгәлдә үз фикерләрен әйтә дә башлады инде. Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт сүзләренчә, бер генә дин әһеле дә начарлыкка өндәми, ләкин татар һәм башкорт егетләрен урыс поплары чукындыру да дөрес түгел. Шушы ук фикерне “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм дә әйтте.

Русия армиясендә хезмәт итәчәк дин әһелләре турында әле киләчәктә дә бәхәсләр дәвам итәр. Әлбәттә, әлегә хәрби бүлекләргә җитәрлек күләмдә, ислам дин әһелләрен әзерләп бетү мөмкинлеге юк икәне көн кебек ачык. Мәскәүдәге матбугат очрашуында катнашкан Димитрий атакай киләчәктә хәрби бүлекләрдә теге яки бу дин әһелләре андагы теге яки бу милләт вәкилләре нисбәтенә карап алыначак, дип ышандырды. “Бер кеше дә үз диненнән нәүмиз калмаячак”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG