Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Дәрдмәнднең 150 еллыгы билгеләп үтеләчәк


11 декабрьдә Мәдәният министрлыгында Бөтен русия фәнни-практик конференция үтәчәк. Чара шагыйрь һәм хәйрияче Дәрдмәнднең 150 еллыгына багышлана.

Конференцияне Язучылар берлеге, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра. Анда Дәрдмәнд иҗатын өйрәнгән һәм төрле төбәкләрдән килгән галимнәр катнашачак.

Фәнни җыенда Закир Рәмиевның татар әдәбиятендәге роле, шигърияте, шагыйрь мирасын өйрәнү, Рәмиевларның хәйрия эшләре кебек темаларга чыгышлар булачак, дип хәбәр итә Мәдәният министрылыгы матбугат хезмәте.

12 декабрьдә исә, Татар дәүләт академия театрында Дәрдмәнднең тууына 150 тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG