Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлардан Миңнеханов теләгәнне ишетә алмады


9 декабрьдә Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика түрәләре VI студентлар конгрессы делегатлары белән очрашты.

Татарстанның төрле уку йортлары шәкертләренең хөкүмәт башлыгы белән очрашуы “Уникс” үзәгендә үтте. Әлеге студентлар конгрессы җыены ике елга бер тапкыр уза. Ул республиканың югары һәм урта һөнәри уку йортларында укучы 300дән артык егет-кызны үзенә туплый. Аларның барсы да студентлар конгрессы эше белән янып-көеп йөри дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки араларында җыен барганда залның арткы рәтләрендә йоклап утыручылар да булды. Сайланган егет-кызлар Татарстан
хөкүмәте башлыгы алдында чыгыш ясады.


Беренче булып Казан дәүләт технология университеты студентлары һәм аспирантлар шурасы рәисе Риат Исмәгыйлевка сүз бирелде. Җыенны Татарстанның студентлар лигасы җитәкчесе Марат Бохараев алып барды. Чыгышлар гадәттәгечә рус телендә булды, кайбер делегатлар гына “Исәнмесез!” дип әйтеп алды.

Аерым чыгышларга игътибар итсәк, Риат Исмәгыйлев студентларның үзидарәсе турында таныштырды һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Ул хөкүмәт башлыгына студентлар өчен аерым типография кирәк, диде.


Казан технология университетыннан Динар Хафизов “Алгарыш” программасы каршында проектлар эшләп, аларны яхшырту, тормышка ашыру өчен координация үзәге төзү зарурлыгын искәртте. Аның сүзләренчә, Татарстан яшьләре өчен чит илләрнең әйдәп баручы университетларында белем алу һәм тәҗрибә туплау бик кирәк.

Студентлар лигасы рәисенең урынбасары Алексей Беловның университетларда физик күнегүләр ясау вакытын билгеләү тәкъдиме белән чыгуы, кайбер министрларны елмаерга мәҗбүр итте. Республиканың яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры Марат Бариев, бу физик күнегүләр ясауны университетка барып хөкүмәт рәисе яки министр оештырып йөрергә тиеш түгелдер инде, аны студентлар үзләре дә оештыра ала, диде. Гомумән уку йортлары яки студентлар үзләре чишә алырлык мәсьәләләр шактый иде.


Яшь делегатларның игътибарга алырлык тәкъдимнәреннән университетларда тәмәке тарту урыннарын бетерү, шәһәр транспортында йөрү өчен студентлар өчен ташламалы бердәм юл йөрү таныклыгы булдыру, актив егет-кызларны фатир белән тәэмин итү, урта һөнәри уку йортларын университетлардан аерып карамыйча, яңа спорт корылмаларын һәркайсына тигез тапшыруны әйтергә була.

Барлык чыгышларны тыңлаганнан соң, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Ул студентлардан килгән тәкъдимнәргә төгәл җавап бирергә тырышты һәм үзе ишетергә теләгән инновация, нефтехимия тармагына басым ясап:


“Без бәйрәмнәр үткәрү белән генә мавыгырга тиеш түгел. Кайда сезнең яңа идеяләр? Электрон хөкүмәттә дә яшьләр аз күренә. Сездән тәкъдимнәр көтәм. Кызганычка каршы инновацион икътисадның үсеше сездән тора, өлкән яшьтәге кешеләр инде яңалык артыннан кумый. Әлбәттә, нидер эшләргә тырышалар, тик бу өлкәдә сез алдынгы булырга тиеш”, ди Рөстәм Миңнеханов. Үз чыгышында ул актив студентларны фатир белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл ителәчәген дә әйтте.

Студентлар өчен бердәм юл йөрү билетларына килгәндә, бу мәсьәлә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Казан хакимияте белән берлектә каралачак икән. Шулай ук Миңнеханов университетларда тәмәке тарту урыннарын бетерү тәкъдимен дә хуплады. "Безнең хөкүмәт бинасында беркем тартмый, махсус урыннар да юк", диде.


Болардан тыш ул студентлар конгрессы дилегатларын Универсиадага әзерлек эшләре белән таныштырды. 2010 ел азагына төп объектлар төзелеп бетәчәк һәм күбесендә 2013 елга кадәр үк шөгыльләнә алачаксыз, дип ышандырды Миңнеханов.

Җыен азагында хөкүмәт башлыгына “Ел студенты-2009” бәйгесенең символы – “алтын” шарф тапшырылды. Делегатлар исә конгресс кысаларында үтәчәк кичке күңел ачу чараларына ашыктты.
XS
SM
MD
LG