Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә cу саклагычларын чистарту проблемы тикшерелде


Кама су бассейны идарәсендә Идел-Урал регионын чиста су белән тәэмин итү проблемын чишүгә багышланган бассейн берлеге булдырылды. Аның икенче утырышы Ижауда узды.

Соңгы елларда су белән тәэмин итү проблемы дөньяда иң мөһимнәрдән санала. Чиста су халыкларның сәламәтлеген саклауда зур роль уйный. Кама су бассейны идарәсендә Идел - Урал регионын чиста су белән тәэмин итү проблемын чишү өчен бассейн берлеге булдырылды. Моның сәбәбе бик гади – берничә төбәк һәм республикаларны Кама елгасы берләштерә. Удмуртиянең Кез төбәгендә Кама елгасының башы. Кама Пермь өлкәсе, Башкортстан аша үтеп, кабат Удмуртия җиренә кайта, һәм Татарстан җирендә суын Иделгә коя.

Шулай итеп, бу төбәкләрне су белән тәэмин итүдә Кама елгасы мөһим роль башкара. Бу уз чиратында, әлеге субъектларга берләшеп, әмма һәрберсе үз территориясендә, Кама елгасының чисталыгын тәэмин итү бурычын куя.

Күптән түгел Ижауда Идел-Урал регионындагы өлкә һәм республикалар катнашында бассейн берлегенең икенче утырышы булып үтте. Утырышта 12 регионнан - Татарстан, Башкортстан, Пермь, Киров һәм башка өлкәләрдән делегатлар катнашты.

Идел Шаяхмәтов
Башкортстан республикасының табигать һәм экология министры Идел Шаяхмәтов: “Һәр төбәкнең үз проблемалары, аларны чишү юлларын бергәләп эзләү, киләчәккә эшләр билгеләү, кабул ителгән карарларны тормышка ашыру тикшерелде утырышта”, диде.

Башкортстан республикасында су чыганакларын чиста тоту буенча шулай ук чишелмәгән мәсьәләләр бар. Меңнән артык буа, башка су чыганаклары, аларны чистарту, ярларын ныгыту, су төбеннән комны тиешле күләмдә алу – болар зур күләмле эшләр. Аларны планлы рәвештә башкару проблемасы тора, диде Идел Шаяхмәтов.

Киңәшмәдә катнашкан төбәкләрдә су чыганакларын чистарту зур күләмле проектлар нигезендә алып барыла. Удмуртия башкаласы Ижауда су саклагычын чистарту буенча шулай ук күп эш башкарылды. Әмма әле алар төгәлләнмәгән. Быел, икътисади киеренкелек сәбәпле, земснаряд су саклагычы төбен ләмнән һәм чүптән чистартып бетерә алмады.

Киләсе елларда бу юнәлештә эшне дәвам итәргә ниятлибез, дип уртаклашты Удмуртия республикасының табигать ресурсларын һәм тирә-як мохитне саклау министры Михаил Кургузкин. Шулай ук буа ярларын төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Ижау шәһәре буасын төзекләндерү башка төбәкләрдәге су саклагычларны чистарту буенча эксперименталь мәйданчык ролен башкара, дип дәвам итте министр. Ижауда яңа технологияләр кулланып башкарылган гамәлләр күп төбәкләр өчен үрнәк була ала.
XS
SM
MD
LG