Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермьдәге янгында үлгән кешеләр саны 136 җитте


Мәскәүгә Пермьнән ике кешене китергәннәр. Клиникаларда тагын 100 якын кеше ята, аларның тәннәре янган, башка җәрәһәтләре бар. 40 кеше бик авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

Пермьнең “Аксак бия” клубында янгын 5 декабрь чыккан иде. Шушы фаҗигале хәлдән соң Пермь өлкәсе хөкүмәте вазыйфадан китте.

Тикшерү эшләре дәвам итә, 4 кеше кулга алынган. Хакимиятләр, тоткарланган кешеләрнең туганнарын сакларга булган. Җирле халык уч алу белән янаган булган.
XS
SM
MD
LG