Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:54

Оренбурда Әхмәт бай Хөсәеновка һәйкәл түгел, мемориаль такта да юк. Әлеге мәсьәләне Нежинка авылында яшәүче, рус милләтеннән булган Мария Степунина да күтәреп чыга.

декабрьдә – Оренбур өлкәсенә – 75, Оренбур губерниясенә – 265 ел. Әлеге даталарны 11 декабрь көнне зурлап билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәмгә Татарстан белән Башкортстаннан да кунаклар килер дип көтелә.

Бу ике дата Оренбур тарихын, шушы чорларда яшәгән шәхесләр турында хәтирәләрне яңарта гына. Гасырлар үтү белән дә бер сорау тынгылык бирми. Барлык милләттәшләребез арасындагы Каргалы авылында туып, Оренбурда яшәп, Казанда җирләнгән Әхмәт бай Хөсәеновның эшләре, хезмәте, кылган игелекле гамәлләре бүгенге көндә дә кирәгенчә бәяләнмәде, дигән фикердә кала замандашларыбыз.

Оренбурда Әхмәт бай Хөсәеновка һәйкәл түгел, мемориаль такта гына да юк. Әлеге мәсьәләне Нежинка авылында яшәүче, рус милләтеннән булган Мария Степунина да күтәреп чыга. Оренбурның “Милли авыл”дагы татар музеена килгән 79 яшьлек Мария Яковлевна күптәнге хыялы белән уртаклаша: “Я хочу поставить памятник Хусаинову”. Бу хакта өлкә татарларының “Яңа вакыт” газетының соңгы санында да мәкалә дөнья күрде.

"Мин Оренбурның Киров урамындагы мәчеткә дә мөрәҗәгать иттем (Бу данлыклы Әхмәт бай Хөсәенов төзеткән мәчет ), аннан мине Терешкова урамындагы үзәк мәчеткә җибәрделәр", ди Мария Яковлевна.

“Мәскәүдән рөхсәт кирәк”, дип җавап бирләр аңа. "Җир үзебезнеке, мәчетләр үзебезнеке, Мәскәүнең ни катнашы бар? Мемориаль такта эләрбез, диләр. Ә мин тактага гына риза түгел. Мин үз акчама, үземнең күңелемнән куясым килә һәйкәл", ди ул.

"заманында Хөсәенов Нежинкада Михаил Архангел православ чиркәве төзергә ярдәм иткән. Минем бабам Матвей Андреевич шунда чиркәү старостасы булган. Әтием ул вакытта бик кечкенә булган әле. “Нинди юмарт абзый, килгән саен минем учыма биш тиенлек салып китә иде”, дип искә ала иде әти аны. Хөсәенов бик нык балаларны яраткан, ә үзенең балалары булмаган.

Ул безнең авылда чиркәүдән ерак түгел татарлар өчен мәчет һәм мәктәп тә төзеткән. Беренче алебастр карьеры ачкан завод һәм мичләрен төзеткән. Мин шул заводта 1953-58 елларда экономист булып эшләдем. Һәм шул заводтан килгән керемне чиркәү һәм мәчет төзүгә җибәреп торган булган. Ә менә үзенең данын беркайда да күрсәтмиләр", ди Мария Степунина.

Әйтергә кирәк, Нежинка авылында да аның исеме белән бернәрсә аталмый. "Мин шуның өчен көрәшеп йөрим дә бит инде. Үзебезнең мәчеттә һәйкәл куярга уйлаган идем башта, барып чыкмады. Шулай да, аңа Оренбурда куярга кирәк, минемчә. Мин хөкүмәтнең мәдәният бүлегенә дә кердем: Гоголь белән Пушкинга куйдыгыз, нигә Хөсәеновка куймыйсыз? Ул шәһәрдә күпме биналар калдырган кеше, алар тагын ничә гасырлар торачак. Күпме кеше ул салдырган мәктәпләрдә белем алып чыккан.
Оренбурда хәзерге Советлар йорты урнашкан урында 1886-нчы елларда Кафедраль собор төзи башлагач, Әхмәт бай: “Нигез – миннән”, ди.

Нежинкада да карьерны шуның өчен ачтыра бит инде. Нигез өчен хәтта күрше губерналардан да җыеп, миллионлаган тавык йомыркасы агында изәләр известьне. Әлеге Кафедраль соборны 1930 еллар башында берничә ел шартлатып та җимерә алмаганнар. Соборның ике каты әле дә җир астында тора бирә", дип ачына Мария Степунина.

Менә шулай көрәшеп йөри Мария Яковлевна үзе өчен дә, Әхмәт бай өчен дә. Ул 1985 елдан бирле мәхкәмәләргә йөреп, әтисенең мирас булып калган җир урынын кайтара алмый икән.

Данлыклы сәүдәгәр, меценат Әхмәт бай Хөсәеновка һәйкәл кую турында төрле елларда кемнәр генә бу мәсьәләне күтәреп чыкмады икән? Гасырлар үтсә дә, бу сорау һавада эленеп кала бирә. Бәлки, бу мәсьәлә Татарстаннан белән Башкортстаннан килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG