Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:55

Татарстан районнарында җанисәп өчен җаваплылар сораулыкларда аңлашылып бетмәгән урыннар күп дип белдерә. 14 яшьтән башлап һәркем үз милләтен үзе язарга, я язмыйча буш калдырырга тиеш. Ә аннан яшьрәкләр, күрмәүчеләр, кулсызлар нишләр?


Татарстанның Әтнә районында яшәүчеләрнең күпме икәнлеген санап куйганнар инде. Җанисәп алучылар районда барлыгы 13 мең 668 кешене барларга тиеш. Алдынгы саннар булу мәҗбүри, дип белдерә район буенча җанисәп җаваплысы Миңгәзиз Зиннәтов.

Татарстандагы һәр районда бу эш өчен җаваплы түрәләр билгеле. Алар үзләрен русча “уполномоченный” дип йөртә.

Татар татарны, башкорт башкортны күбәйтергә тырышты

Татар җәмәгатьчелеге җанисәп алу кәгазьләрендә милләтен һәркем үз кулы белән язарга, я булмаса ачык калдырырга тиеш дигән хәбәрләргә төрлечә фаразлар кыла. Кемдер милләтләрне киметеп күрсәтү өчен Мәскәү махсус шулай эшли дип белдерә. Кемдер ул буш калган юлга җанисәп алучылар үзләре соңыннан башка бер милләтне язмас дип кем өздереп әйтә ала, ди.
Миңгәзиз Зиннәтов

“Узган җанисәп вакытларында хакимиятләр аерым бер милләтне күбрәк язарга кушкан, мәҗбүр дә иткән. Безнең Татарстанда татарларны, Башкортстанда башкортларны күбрәк язарга тырышалар. Шундый әвеш-тәвешләр булмасын өчен моны уйлап тапканнар. Минем уйлавымча, шулай да аннан әллә ни күп май яза алмаслар”, ди Зиннәтов.

Татарларның да төрлесе бар

Ә менә Кайбыч районының җанисәп җаваплысы Миңхәлим Бикбов, милләт мәсьәләсенә килгәндә, бөтен эш өйләргә йөрүчеләрнең сорауны ничек куюыннан, аның йорт хуҗасы күңеленә ничек юл табуыннан тора инде, ди.

“Татар булгач, татар дип языла инде. Алар татарча сөйләшә бит”, ди Бикбов. Шулай да ул, Кайбыч районында татарларның төрлесе: керәшеннәр, чиста татарлар, мишәрләр дә яши, ди.

Әлегә җанисәп өчен махсус кушымтаны - милләтләр исемлеген, алар кулларына алмаган. Җанисәп вәкилләре моннан кала да хәл ителмәгән, ачыклык кертеләсе сораулар шулкадәр күп дип белдерә.

Инде билгеле булганча, һәркем үз милләтен үз кулы белән язарга тиеш. “Яза алмый торган картлар, инвалидлар, кулсызлар, сукыр кешеләр бар. Шулай ук яза белмәгән балалар бар. 14 яшьтән түбән өчен кем язарга тиешлеге дә ачыкланмаган”, ди Зиннәтов.

Беренче чиратта татарлык күңелдә булырга тиеш

Җанисәп түрәләренең кайберләре, кәгазьгә язып кем икәнлегеңне күрсәтү ул кадәр зур әһәмияткә ия түгел, татарлык күңелеңдә, рухыңда булырга тиеш, дип белдерә. Билгеле булганча, Мәскәү милли сәясәттә зуррак сүзләр сөйләнә башласа, иң беренче чиратта Русиядә теге, я булмаса бу милләтнең күпме икәнлеген әйтеп эш йөртә башлый.

Узган җанисәп вакытында Апас районында күпмедер азәрбайҗаннар яшәгәнлеге дә ачыкланган. Әлеге райондагы җанисәп вәкиле Тәслимә Вәлиәхмәтова без барыбер милләтне язу, язмауны кешеләрнең үз хокукларында калдырырга тиеш, ди. Милләтен язмаганнар исә, исәпкә кермәячәк.

“Алар беркая да кермәячәк. Язамы, язмыймы үз хокукында”, ди Вәлиәхмәтова.

Катлаулы җанисәп

“Татарстанстат” башлыгы Валерий Кандилов сүзләренчә, узган җанисәптә Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда милләтен күрсәтергә теләмәгәннәр бик аз булган.
Валерий Кандилов аңлатмалар бирә

2002 елгы җанисәптә бөтен Русия күләмендә 1,1 % халык үзенең милләтен күрсәтмәгән. Ә Татарстанны алганда, милләтен танырга теләмәүчеләр 0,3% булган.

“Бу җанисәптә бер үк йортка берничә тапкыр бару мәшәкате булачак. Элек без ул гаилә әгъзасы авызыннан анда яшәүчеләрнең милләтен язып ала идек. Хәзер катлаулырак булачак. Шулай да бу Русиянең милли составын төгәлрәк ачыклау өчен шулай эшләнә”, ди Кандилов.

Кандилов сүзләренчә, җанисәп алучылар һәркем белән очрашканмы, юкмы икәнлеген ачыклау өчен контроль тикшерүләр дә булачак. Кыек эшебез сизелсә, миһербанлык көтмәгез дип бик каты кисәттеләр, ди Зиннәтов.

2010 елның 14-25 октябрендә узачак җанисәп кампаниясенә әле вакыт бар, өстәмә төгәллекләр булыр, ди җаваплылар. Газет битләрендә дә аңлатмалар күренми. Милләтпәрвәрлар да аңлату һәм агарту эшләре белән иртәгә үк юлга җыенмый.

Әллә ничә елга бер тапкыр була торган бу зур чарада физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хокуклары да әлегә кысылган килеш кала.

XS
SM
MD
LG