Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның җинаять кодексын эзләү


Татарстанда соңгы көннәрдә булган кайбер мәхкәмә эшләре янә республикада ике теллелек мәсьәләсен кузгатты. Хәзер татар җәмәгатьчелеге мәхкәмә утырышларын ике телдә алып барып була микән дип борчыла.

Бу уңайдан кануннар белән эшләүче идарәләр дә бер фикердә тормый. Татарстанның югары мәхкәмәсе казые Рафаэль Шакирьянов Татарстанда мәхкәмә эшләре ике телдә алып барыла, ди. Аның фикеренчә, бу мәсьәләдә бернинди проблема юк.

“Русия федерациясендә гражданлык процессуаль кодексының 9 маддәсе нигезендә, эшләр урыс телендә, яки Русиягә кергән милли республикаларның хөкүмәт телендә алып барыла ала. Татарстанда бу урыс, яки татар теле була ала. Татарстан районнарында, әйтик Актаныш, Әтнә, Сарман, Мөслим районнарында күп эшләр татарча алып барыла. Мәсәлән, Актанышта мәхкәмә эшләре 100%ка татарча алып барыла. Бу эшләр югары мәхкәмәгә килгәч, без гражданлык коллегиясендә аларны шулай ук татар телендә тикшерәбез.
Рафаэль Шакирьянов

Татарстан Дәүләт шурасы тарафыннан Русиянең күп кенә кодекслары татарчага тәрҗемә ителде. Бүгенге көндә җинаять, гражданлык, хезмәт, гаилә кодексларының татарча вариантлары бар. Бүген алар бөтен мәхкәмәләр тарафыннан да кулланыла. Татарстан югары мәхкәмәсендә татарча карарга да, урысча карарга да проблема юк. Нинди телдә кирәк, шунда карыйбыз”, ди Рафаэль Шакирьянов.

Югары мәхкәмәдә кодекслар Дәүләт шурасы тарафыннан тәрҗемә ителә дисәләр дә, Татарстанның юстиция министрлыгы бу хезмәтләрне үзенеке, ди. Мәсәлән, министрлык биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Русиянең хезмәт, җир, җинаять кодексы татарчага тәрҗемә ителгән. “Әмма тәрҗемә рәсми документ санала алмый. Чөнки бу кануннар Татарстанга түгел, ә Русиягә карый. Шуңа да алар илнең дәүләт телендә, ягъни урыс телендә бастырылырга тиеш”, ди юстиция министрлыгының кануннар белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Нияз Нигъматуллин.

“Җинаять кодексы Татарстан тарафыннан чыгарылган канун булса, без аны һичшиксез татар теленә тәрҗемә итәр идек. Әмма ул Русия федерациясенең хокукый-норматив акты булу сәбәпле, без аны тәрҗемә итә алмыйбыз. Минем бу кануннарны милли телләргә тәрҗемә итү тәҗрибәсен күргән юк”, ди Нияз Нигъматуллин.
Фәүзия Бәйрәмова әлеге мәдда нигезендә гаепләнә

Югары мәхкәмә казые Рафаэль Шакирьянов исә, юстиция министрлыгының Русия кодексларын тәрҗемә итү хокукы бар ди. Әмма бу эш белән бүген Дәүләт шурасы каршында оештырылган комиссия шөгыльләнә, ди ул. Шакирҗанов сүзләренчә, кодексларның татарча тәрҗемәләре идарәләрдә куллану өчен генә, ә күпләп сату өчен чыгарылмый. “Әмма мәхкәмә карарын чыгарганда хөкемдарлар Русия федерациясе чыгарган кодексларга да карарга тиеш. Чөнки аның татарча варианты искергән булып, хаталар китәргә мөмкин”, ди Шакирьянов.

Җәмәгатьчелектә бүгенге шартларда республикага андый "тешсез" юстиция министрлыгы кирәк микән дигән фикер дә бар. Чөнки хәзер Татарстанда шул министрлыктан тыш Русия министрлыгының да җирле идарәсе бар. Алар икесе дә бер үк эш башкара.
XS
SM
MD
LG