Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан эшмәкәрләре хокук яклауны таләп итте


"Бизнес он-лайн" фотосы
"Бизнес он-лайн" фотосы

Халыкара кеше хокукларын яклау көнендә Казан эшмәкәрләре каршылык чарасына чыкты. Анда "Cайлауларда хәрәмләшүләрне туктырга!" һәм "Ирек Мортазинга - ирек!" шигарьләре әйтелде.

Ирек мәйданында үткән пикетны Кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясе оештырды. Анда эшкуарлардан тыш, кечкенә киоск хуҗалары, тузган торакта яшәүчеләр, фатир төзеткәндә алданган кешеләр да булган, дип яза агентлыклар.

Сәяси шигарьләр арасында “Татарстанда сайлауларда хәрәмләшүләрне туктатырга”, “Без - коллар түгел!” “Түрәләр ресурсларны саклагыз!” дигәннәре бар иде. Шулай ук анда “Ирек Мортазинга - ирек!” дигән шигарь да булды.

"Регнум" агентлыгы хәбәр иткәнчә, пикетны оештыручыларның берсе эшмәкәр Игорь Веселов, "Без Киров район мәхкәмәсе Ирек Мортазинга чыгарган хөкем карарына ризасызлык белдерер өчен чыктык", дип әйткән.
Агентлык язганча, урам җыенында катнашучылар мәхкәмә ялган эшкә гаделсез карар чыгарды дигән фикердә тора.

Шулай ук пикетта "Голос" хокук яклау оешмасының карары укылган. Анда "халык һәм хакимият арасында зур упкын барлыкка килгән", "Ирек Мортазин өстеннән барган мәхкәмәдә хакимиятләр үзләренең кара эшләренең ачылуы, капиталлары өчен курыкты", дип язылган.

Кече һәм урта бизнес берләшмәсе башлыгы Дмитрий Бердников, "Казанда беркемнең дә Кеше хокуклары декларациясенә багышлап чаралар үткәргәне булмады", дип аңлатты. "Декларация хезмәт, иминлек, сәяси иреклекләргә хокукларны гарантияли. Бу хокуклар кысыла һәм кешеләр аларны яклый алуына ышанмый", диде ул.

Урам җыены тыныч үтте, тәртип саклаучылар һәм хакимият вәкилләре каршылык күрсәтмәде, дип яза агентлыклар.
XS
SM
MD
LG