Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Норвегия башкаласы Ослода американ президенты Барак Обамага 2009 елның Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасы үтте. Кайбер тәнкыйтьчеләргә җавап рәвешендә Обама үзенең чыгышында сәясәттә кайвакыт көч куллануның да кирәк булуын аңлатты.

Нобель комитеты 2009 елның тынычлык бүләген Обамага аның “халыкара дипломатия һәм халыклар арасында хезмәттәшлекне көчәйтүдә гаять зур тырышлыклары” өчен бирде.

Нобель комитеты рәисе Торбьерн Ягланд үзенең бүгенге чыгышында тагын бер сәбәпне атады – Обаманың дөньяны коралсызландыру тырышлыкларын. Ягланд сүзләренчә, Обама швед сәнәгатьчесе Альфред Нобель 1901 елда мирас итеп калдырган бүләк шартларына тулысынча җавап бирә:

Торбьерн Ягланд һәм Барак Обама
“Асылда сорау бик гади иде: узган ел дөньяда тынычлык хакына кем иң күп хезмәт куйды? Альфред Нобель күзлегеннән караганда, җавапны табу авыр түгел. Ул американ президенты Барак Обама. Халыкара сәхнәдә кыска вакыт эчендә шул кадәр үзгәрешләргә ирешә алучылар сирәк.”

Кайбер тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Обама тынычлык бүләгенә әлегә лаек түгел. Ел башында гына вазифасына керешеп ул тышкы сәясәттә әле зур уңышларга ирешә алмады. Киресенчә, Әфганстанга өстәмә 50 меңгә якын хәрби җибәрергә карар итте, ди алар.

Обама үзенең Нобель бүләген алу чыгышында “көч куллануның кайвакыт кирәк кенә түгел, ә әхлак ягыннан акланган булуын” әйтте:

“Мин дөньяны ничек бар, шулай кабул итәм. Американ халкына янаган куркынычлар алдында кул кушырып утыра алмыйм. Танырга кирәк: явызлык дөньяда бар. Тыныч каршылык хәрәкәте Һитлер армиясен туктата алмады. Әл-Каидә җитәкчеләрен сөйләшүләр белән генә корал ташлатып булмый. Көч куллану кайвакыт кирәк дип әйтү ул цинизмга өндәү түгел, ә бары тик тарихны, кешенең камилсезлеген һәм мөмкинлекләрнең чикләнгән булуын тану. ”

Тантанага кадәр журналистлар белән очрашуы вакытында Обама Нобель комитеты карарының аның өчен көтелмәгән яңалык булганын әйтте:

“Шигем юк, бу бүләккә миннән дә лаеклырак кешеләр бардыр. Минем эшем барган юлны дәвам итү. Бу Америка өчен генә түгел, бар дөньяда дәвамлы тынычлык һәм иминлек урнаштыру өчен мөһим.”

Обама сүзләренчә, бу дәвамлы тынычлык һәм иминлеккә ирешү өчен күп төрле мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк: климат үзгәрү, Әфганстан кебек илләрдә тотрыклылык урнаштырудан алып террорчылыкка каршы чараларга кадәр. Шул ук вакытта икътисади үсеш мәсьәләсе дә мөһим, икътисади гаделлек белән тынычлык арасында бәйләнеш булуын без аңлыйбыз, диде ул.

Иртә белән Ослога килеп төшкәч, Обама хатыны Мишель белән беренче итеп Нобель институтына юл тотты. Диварына Нобель бүләге ияләре сурәтләре эленгән бүлмәдә кунаклар китабын имзалаганнан соң Обама бу бүләкне 1964 елда алган Мартин Лютер Кинг сурәтенә тукталды.

“Без Мишель белән фикер алышып алдык, белүегезчә, бу бүләкнең Др. Кингка бирелүе ул чакта бар дөньяны җанландырыган иде. Ул аңа Америкада үсәргә, нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итте. Без моның өчен Нобель комитетына рәхмәтле. ”

Обама Нобель тынычлык бүләген вазифасында чагында алган өченче американ президенты булды. Моңа кадәр аны Теодор Рузвельт һәм Вудро Вильсон алган иде. Тагын бер президент Джимми Картерга бу бүләк вазифасыннан киткәннән соң ике дистә ел үткәч бирелде.

XS
SM
MD
LG