Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аушевка үлгәннән соң бүләк бирелде


АКШ Дәүләт департаменты кеше хокукларын яклау өлкәсендәге бүләген Ингушетия оппозициясенең элекке җитәкчеләренең берсе, Ингушетия.ру сәхифәсе хуҗасы Микшарип Аушевка аның үлеменнән соң бирү карарын кабул итте.

Рәсми мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Аушев Төньяк Кавказдагы үтерешләр һәм кеше урлауры турында курыкмыйча язган кыю журналист иде. 25 үктәбердә ул үтерелде, аңа бары 43 яшь иде.

Кеше хокукларын яклаучыларның бүләге (Human Rights Defenders Award ) хакимиятләр эзәрлекләүенә карамастан хокук яклау өлкәсендә куйган зур тырышлыклар һәм ирешелгән зур уңышлар өчен бирелә.
XS
SM
MD
LG