Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:05

Русиядә тәмәке тартуга бәйле авырулардан елына йөзләгән мең кеше үлә. Көнбатыш илләрендә бу гадәттән баш тартучылар арта бара һәм дөньядагы тәмәке җитештерү ширкәтләре Русиягә йөз тота.

Тәмәкенең кеше тормышына никадәр тирән үтеп керүен аңлар өчен Мәскәү урамында биш минут кына йөрү дә җитә. Чөнки ике кешенең берсендә - тәмәке.

Светофор янында юлның икенче ягына чыгарга әзерләнеп тәмәке тартып торучы Сергей Голиков фикеренчә, бу һәркемнең үз эше.

“Кешеләр үзләрен бөтен җирдә ирекле хис итәргә тиеш. Беркем-беркемне мәҗбүр итми. Тели икән тарта, теләми икән - юк”, ди ул

Бөтен бәла – тәмәкедән

Дөньяда тәмәке тарту үсеш алган илләрнең берсе булып нәкъ Русия тора. 44 миллион кеше, ягъни барлык халыкның өчтән бере, ирләрнең 60% тәмәке тарта.

Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны көйләүче кануннар булмау сәбәпле, рестораннар һәм кафеларның күбесе тәмәке төтене белән капланган.

Бу исә илдәге халыкның сәламәтлегенә зур зыян сала. Русиядә елына 400 меңләп кеше тәмәке тартуга бәйле авырулардан үлә.

Кулланучылар хокукларын яклау оешмасы моны үзенә күрә бер “геноцид” дип атый. Чөнки кешенең гомере кыскарганнан-кыскара бара һәм ул уртача 59 яшьне тәшкил итә.

Кремль Русиядә демографик кризис проблемасы барлыгын аңлап, моны хәл итүне төп бурычларының берсе итеп саный.

Әмма халыкара кулланучылар берләшмәсе конфедерациясе идарә рәисе Дмитрий Янин әйтүенчә, хөкүмәт әле тәмәкедән килә торган зыянны тулысынча аңлап җиткерми.

“Гомер кыскару сәбәпләренең берсе – тәмәке тарту”, ди ул.

Тәмәке җитештерүчеләр Русиягә юнәлә

Сәламәтлек саклау оешмалары Көнбатышта әлеге гадәттән баш тартучылар саны арта баруын әйтә. Һәм тәмәке җитештерү ширкәтләре кыйбланы үзгәртә. Алар хәзер күпчелектә Русиягә таба борыла.

Чөнки ил хөкүмәте коммунизм чоры беткәннән бирле тәмәке тартуга каршы бернинди чаралар кулланганы юк.

Хәзерге вакытта тәмәке базарының 95 % өч ширкәткә карый. Бу British һәм American Tobacco, Japan Tobacco International һәм Philip Morris. Русия базарына керә торган тәмәке - Рhilip Morrisтан

Күп кенә илләр кешеләрне тәмәке тартудан читләштерү өчен салымнарны арттырса, Русиядә ул түбән булып кала. Шул сәбәпле тәмәке ширкәтләре үз товарына бәяне элеккечә калдыра.

Тәмәкегә каршы көрәш кампаниясе башлыгы Ольга Кнорре әйтүенчә, балалар Русиядә тәмәкене 15 сумга сатып ала алганда, кайбер Европа илләрендә ул 300 сум тирәсе тора.

“Шоколадка караганда, тәмәке алу арзанракка төшә”, ди ул.

Хатын-кызлар һәм яшьләр арасында тартучылар арта.

Кнорре сүзләренчә, тәмәке ширкәтләре хәзер игътибарны күбрәк хатын-кызлар һәм яшүсмерләргә юнәлтә. 1990 еллар белән чагыштырганда, 15% хатын-кыз ике тапкырга күбрәк тарта. Һәм бу сан үсә генә бара

“Кибет киштәләрендә күбесенчә хатын-кызлар тәмәкәсе урын алган. Алар нечкә, “җиңелчә” дип язылган. Чынлыкта тәмәкеләр җиңелчә дә, яисә зарарсызрак та була алмый. Бу тәмәке җитештерү ширкәтләренең алдау алымнары. Алар барысы да матур итеп эшләнгән, тәмле ис килеп тора”, ди Ольга.

Телевидение һәм урамдагы такталарда тәмәке рекламасы тыелса да, метрода һәм журналлардагы язмаларда ул матур тормышның бер өлеше буларак тәкъдим ителә. Иганәче буларак тәмәке ширкәтләре кайбер төнге клубтагы чараларда үз товарын бушка тарата.

Русия әле ашыкмый

Узган елны тәмәкегә каршы бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы конвенциясен имзалау сәбәпле, Кремльгә мактау белдерелгән иде. Чөнки салымнарны арттыру, тәмәке рекламын тыю һәм җәмәгать урыннарында тартырга рөхсәт итмәү күп кенә илләрдә уңай нәтиҗә бирде. Ләкин белгечләр Русия әле бу чараларны үтәргә ашыкмый дип әйтә.

Marlboro кебек тәмәке җитештерүче Philip Morris ширкәте исә канунга каршы эш алып бармауга сылтап, барлык гаепләүләрне кире кага. Ширкәтнең Мәскәү оешмасыннан Елена Барсукова сүзләренчә, демократик процесс барышы өчен бу шактый нормаль күренеш.

Кайбер белгечләр тәмәке тарту өлкәсендә үзгәрешләр кертү кичектергесез булуын әйтә. Ләкин Янин тәмәке җитештерү ширкәтләре Русиядә үз эшчәнлеген арттыра гына барачак дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG