Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлеменнән соң кайбер түрәләр эштән алынды


Hermitage Capital оешмасы хокукчысы Сергей Магнитскийның үлеменнән соң Җәзаларны үтәү идарәсенең кайбер түрәләре эштән алынды.

Федераль хезмәт Мәскәү идарәсенең җитәкчесен яңадан бу вазыйфага билгеләмәскә булды. "Бутырка" тикшерү изоляторының җитәкчесе дә түбәнрәк вазыйфага күчерелде. Башка изолятор һәм берничә төрмә, медицина ярдәмен күрсәтү оешмалары җитәкчеләренә дә дисциплина кисәтүләре чыгарылды.

Сергей Магнитский канун бозуларда гаепләнгән иде. 16 ноябрьдә ул, рәсми мәгълүматларга караганда, йөрәк авыруыннан тикшерү изоляторында үлә. Hermitage Capital оешмасы вәкилләре аңа вакытында ярдәм күрсәтелмәгән булган, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG