Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уралда ислам” сүзлеге дөнья күрде


Русия мәчетләре тарихын, имамнар язмышын, милли оешмалар эшчәнлеген үз эченә алган энциклопедик сүзлекнең бишенче томы дөнья күрде. Ул Түбән Новгородта әзерләнә, һәм 12 томнан булыр дип көтелә. Аның бишенче “Уралда ислам” китабында Удмуртия мәчетләре хакында язмалар урын алды.

Совет чорында Русиядә мәчетләр тарихы турында китаплар бастырып чыгару түгел, алар хакында искә алу да тоела иде. Соңгы ике дистә елда гына Русия мөселманнары йөзләгән тарихи иман йортларын кире кайтарды, меңләгән яңа мәчетләр төзеп, анда гыйбадәт кыла башлады. Ул гына да түгел, балаларына динебезнең нигезләрен аңлату, сабак укытуга иреште.

Мәчетләребезнең тарихын өйрәнү, имамнарның исемнәрен ачыклау, дини басмалар, милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеге – бу һәм башка мәсьәләләргә ачыклык кертә Түбән Новгородта басылып чыккан “Ислам на Урале” – “Уралда ислам” дип аталган экциклопедик сүзлек.

Бу сүзлек 12 томнан торачак. Гомумән, ул Русия мәчетләре тарихын яктыртачак. Аның бишенче томында Удмуртия мәчетләре, имамнары, милли басмалар һәм оешмалар хакында тирән эчтәлекле мәкаләләр урын алган. Нәшриятка аларны Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы имам хатыйбы Ильмир Касимов һәм Глазов педагогика институтыннан мөгаллимә Дина Касимова әзерләгән.

“Удмуртия географик яктан Уралга якын. Шуңа безнең төбәк хакында мәгълүматлар бу томга кертелде. Бу китапта барлыгы 700дән артык фәнни мәкалә басылып чыкты. Шуларның күп өлеше Удмуртиядәге элек булган мәчетләр, совет чорындагы һәм бүгенге мәчетләрнең тарихына багышланды. Дин әһелләренең тормышына кагылышлы язмалар бар, һәм шулай ук борынгыдан хәзерге вакытка хәтле ислам тарихының үзенчәлекләренә кагылышлы мәкаләләр урын алды” , диде Илмир Касыймов.

Удмуртиядә ислам дине таралуы тарихы, мәчетләрнең кайчан барлыкка килүе – барысы да архив документларга яисә язма чыганакларга нигезләнеп язылды, дип ассызыклап үтте Илмир хәзрәт.

Илмир Касыймов
“Бүгенге көндә дәлилләнгән мисал – Балезино районында Үрья кала дигән авыл зиратында 14-нче гасырдагы кабер ташы сакланган. Анда мөселманча язылган. Димәк, шушы вакытта инде бу җирлектә мөселманнар яшәгән”, диде Илмир Касыймов.

Шулай бу китапта татарларның, мөселманнарның революциягә кадәр һәм аннан соң, бүгенге көндә иҗтимагый-сәяси тормышы да яктыртылган.

Шул ук вакытта эциклопедик сүзлекнең бишенче томы үзенчәлекле дә, дип игътибар итте Ильмир хәзрәт. “Зур регионнарда, мәсәлән, Оренбур төбәгендә ислам киң таралган булган, анда данлыклы мәчетләр, шул ук Каргалы авылы мәчетләре, һәм өлкәдә мәдрәсәләре саны да бик күп булган. Ә менә Удмуртиядә андый данлыклы мәчетләр булуы мәгълүм түгел.

Шуңа безгә һәр мәчетнең тарихын ачыклау буенча күп эзләнергә, мәчет әһелләренең тормышын өйрәнергә туры килде. Шатлыгыбызга каршы, шушы язылган барлык материаллар да басылып чыкты. Бу сөенеч, моңа хәтле әле Удмуртия мәчетләре тарихы архивларга таянып өйрәнелмәгән дә иде, алар хакында тулы мәгълүмат тә юк иде”

Әлеге китапка мәгълүматлар туплау чорында Удмуртия мәчетләре тарихы тирәнтен өйрәнелмәве ачыкланган. Бу, үз чиратында, әлеге юнәлештә эзләнү-тикшеренү эшләрен дәвам итәргә этәргеч тә биргән. Удмуртия мәчетләре тарихы, имамнары хакында аерым китап нәшер итәргә дигән карарга килгәннәр Удмуртия Диния нәзарәтендә.
XS
SM
MD
LG