Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы нефть ятмалары өчен бәйге бара


Гыйракта 10 нефть ятмаларында эш итү хокук өчен ике көнлек бәйге башланды.

Анда 44 нефть ширкәте канташа. Алар арасында Русия, Кытай, Һиндстан һәм Көнбатыш вәкилләре бар.

Аерым алганда Гыйракта нефть табуга Exxon Mobil, Royal Dutch Shell, Chevron кебек билгеле ширкәтләр дәгъва итә. Русия ягыннан анда “Сибнефть”, “Роснефть”, “ЛУКОЙЛ” ширкәтләре катнаша.

Бәйгегә чыгарылган ятмаларда 12 миллиард тонна нефть саклана дип исәпләнә.

Нефть байлыклары ягыннан Гыйрак Согут Гарәбстанны һәм Ираннан соң өченче урында тора.
XS
SM
MD
LG