Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:23

Уфада татар телендә чыгучы “Атна” гәзите татар кызлары арасында бәйге оештырды. “Атна” гүзәле-2009” конкурсы тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булды.

Башкортстанда туксанынчы еллардан татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе оештырылып килә иде. “Азатлык” татар яшьләре берлеге башлангычында үтүче бу конкурс соңгы берничә елда сүнеп калды, үткәрелмәде. Сәбәбе – Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлегенең үзенең дә дә “сүнүе”. Аның ничек бетерелүе үзе бер озын тарих. Бу хакта сүзне башка вакытка калдырып торыйк.

“Азатлык” бетерелүгә татар яшьләре көенсә дә, “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе үткәрелмәү белән килешә алмады алар. Аны дәвам итүгә “Атна” татар гәзите журналистлары алынды. Быел бу бәйгене беренчегә оештырды һәм гәзиттә ел буенча үз фотоларын җибәргән сылу кызларның фотоларын бастырды алар.

10 декабрь көнне Башкортстан дәүләт филармониясендә әлеге бәйгенең йомгаклау өлешенә 7 сылу кыз сайлап алынган иде. Алар 10 көн дәвамында Уфадагы “Сылукай” матурлык студиясендә әзерлек тә үтте.


“Атна”ның баш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова әйтүенчә, бәйрәмнең сценарие күптән инде язылган һәм шушы кичәгә әзерлек тә бик җитди барса да, аның матур килеп чыгуы өчен борчылу кичергәннәр. Әмма борчылулары урынсыз булып чыкты – “Атна гүзәле” тамашасы бик матур үтте. Сылу татар кызлары 7 төрле сынау-имтихан тотты. Жюри әгъзалары аларны төрле номинацияләрдә бүләкләүне дә караган иде. Шулай булды да.

Иң зур бүләкне – Гран-прины Уфа авиация-техник университетында укучы Дания Заһидуллина яулады. Илеш районы кызы Айсылу Мөсәлләмова беренче, Уфадагы икътисад һәм сервис институты талибәсе Язгөл Гыйльманова икенче һәм Стәрлетамак шәһәреннән Римма Хәбибуллина өченче урынны алды. Башка кызлар да бүләксез калмады, билгеле.


Сылулар бәйгесе милли җыр-моңнарыбыз, дәртле биюләр белән аралашып барды. Бик күп татар җырчылары, музыкантлары һәм биючеләре катнашкан зур концерт рәвешен дә алды ул.

Тамаша азагында гәзиткә язылган абунәчеләрнең лотереясен уйнату оештырылды. “Атна” гүзәле Дания туташ зур капчыктан тартып чыгарган конверт иясе – Бүздәк районыннан бер укучы 100 мең сум күләмендә бүләк алды.

Уфада “Атна” газетасы чыга башлауга нибары 9 ел гына тулды. Тәүге саннарыннан ук үз укучылары санын ишәйтә барды ул. Хәзер аның тиражы 41 мең данәгә җитеп килә. Бу республика татар басмалары арасында – иң зур тираж. Гәзит журналистлары киләсе елларда да татар кызларының гүзәллек бәйгесен оештырырга ышандырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG