Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Конституция вертикале әзер


Соңгы елларда бәйрәм буларак билгеләнгән Башкортстан Конституциясе көне быел гамәлдән чыгарылды. Сәбәбе – аның Русиянеке белән яраклаштырылып бетүендә.

Яңарак Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары республикадагы бәйрәм көннәре турындагы канунга төзәтмә кертеп, аннан БР Конституциясе көнен бәйрәм һәм ял көне буларак гамәлдән чыгарган иде. 1994 елда кабул ителгән Башкортстан Конституциясе көне – 24 декабрь моңарчы купшы тантаналар белән бәйрәм ителде, ә хәзер ул истәлекле көн булып кына калды.

Депутатлар, әлбәттә, үз карарын ял көннәрен киметү һәм эш вакытын нәтиҗәле файдалану өчен эшләдек, дип аңлатты. Әмма аның сәбәбе башкада икәнен гади кеше дә аңлый, билгеле. Мәскәү таләбе белән, Башкортстан Конституциясенә соңгы 5-6 елда тамырыннан үзгәрешләр кертелде һәм аның 15 ел элек булган эчтәлеге калмады да диярлек.

Мәгълүм ки, 12 декабрьдә Русия дә үз Конституциясе көнен билгели. Бу уңайдан Башкортстан җитәкчелеге үз котлауларын күндерде дә инде. Шул ук вакытта Башкортстанның башкорт галимнәре һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре республика Конституциясенең әһәмияте кимүгә ризасызлык белдерә. Мисал өчен, Русия Конституциясе көне уңаеннан, журналистлар белән аралашуда башкорт академигы Фәнил Фәйзуллин Мәскәү Кремле гамәлләренә үкенеч белдерде.

“Башкортстан белән Татарстан кебек милли республикаларның кануннарын үзәкнеке белән яраклаштыруның нәтиҗәләре аянычлы булырга мөмкин”, - дип кисәтә Фәнил Фәйзуллин. - Безгә үзебезнең үзенчәлегебезне саклап калырга, Конституциянең эчтәлеген дә кайтарырга кирәк”. Ләкин хөрмәтле академик моны ничек эшләргә кирәклеген үзе дә анык кына белми.

Әйе, Башкортстан парламенты республика Конституциясе эчтәлеген Мәскәүнекенә тәмам яраклаштырып бетте. Инде башкорт парламентының үзенә дә куркыныч яный. Федераль үзәк ил төбәкләре парламентларындагы депутатлар санының төрлечә булуына канәгатьсезлек белдерә. Башкортстан парламентындагы хәзерге 120 депутаттан да яртысы чамасы гына калдырылырга мөмкин, дигән сүзләр йөри.

Инде менә тагын да бер яңалык. Русия Федераль Җыелышы депутатлары хәзер төбәкләр парламентларының исемнәрен дә бертөрле генә итү хыялы белән яна икән. Бу хыялны Федераль Җыелышның бер комитеты рәисе Владимир Кулаков әйтүенчә, тиз арада тормышка ашырып куюлары да ихтимал. Димәк, Башкортстан Дәүләт Җыелышы дигән атама янына беркетеп куелган “Корылтай” дигән сүзне дә алып ташларга кушалар булып чыга.

Шулай итеп яраклаштыру һәм вертикальләштерү гамәлләренең азагы ни белән бетәчәген әйтүе катлаулы. Шул ук академик Фәнил Фәйзуллин фаразлавынча, Мәскәү Кремле җайлап кына Башкортстан белән Татарстаннан республика атамаларын да бетертүне таләп итәргә әзерләнә кебек. “Аннан инде үзеннән-үзе президентлар вазыйфалары да бетереләчәк, чөнки өлкә яки губернаның президенты була алмый бит инде”, - ди ул.

XS
SM
MD
LG