Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Диңгез бүген дә шомлы”


Чарага килгән һәркем китапны ачып карарга ашыкты
Чарага килгән һәркем китапны ачып карарга ашыкты

Казанда үткән “Дәрдемәнд мирасы һәм хәзерге заман” дип аталган Русия күләмендәге фәнни-гамәли конференция вакытында галим Азат Зиятдинов “Диңгез бүген дә шомлы” дип белдерде. Чыгыш ясаучылар Дәрдемәнд иҗатына һәм аның эшчәнлегенә игътибарның аз булуын да ассызыклады.

Бу чара алдыннан гына Татарстан китап нәшрияты Дәрдемәнднең шигырьләр җыентыгын татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарды. Конференциягә килгән галимнәр, бер-берсеннән күреп, бу китапны алып калырга тырышты.

Чарада әле моңа кадәр татар җәмәгатьчелегенә билгеле булмаган Дәрдемәнднең туганнары да катнашты. Казанда яшәүче Әнисә Рәмиева әнә шундыйларның берсе. Ул Дәрдмәнднең абыйсы Мөхәммәтшакирның улы Әкрәмнең кызы була.

Әнисә Рәмиева
Әнисә Рәмиева Рәмиевләр турында бик аз басыла, бары тик ике китап кына барлыгы билгеле ди. Шулай ук Әнисә апа Дәрдемәнднең шигырьләрен кайберәүләр үзләштермәдеме микән дип шикләнеп тә куя. Шулай ук югалган әйберләре дә күп булуны әйтә.

“Элек миңа әтием, ул шигырьләр генә язмаган, ә балалар өчен әкиятләр, шигырьләр дә язган. Әмма алар басылмаган. Дәрдемәнднең улы кызына барган вакытта чомаданда кульязмалары да булган, алар югалган”, ди Әнисә Рәмиева.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин да чоры-чоры белән Дәрдемәнд иҗаты бөтенләй игътибарсыз калган вакытлар булган, дип белдерә.

“1929 елдан 1959 елга кадәр аның әсәрләренең тулы җыентыгы бер тапкыр да басылмаган. Шулай ук шагыйрьнең шәхесе һәм иҗаты турында да киң рәвештә язылган хезмәтләр күренми”, ди Ким Миңнуллин.

Казанда Дәрдемәнднең тууына 150 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фәнни чара алдыннан гына андагы чыгышлар тупланмасы һәм аның ахырында филология фәннәре докторы Рамил Исламовның шагыйрьгә багышланган библиографиясе урын алган җыентык дөнья күрде.

Дәрдемәнд әле халыкка бик ерак


Оренбурдан килгән “Яңа вакыт” газетының баш мөхәррире Фәннүр Гайсаров та, кызганыч күпчелек халкыбыз Дәрдемәндне белми, ул аларга бик ерак әле, дип белдерде.

“Галим-мөгаллимә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Рәхимкулова 1991 елда ук гади укытучы акчасына өч күренекле шәхес: Закир Рәмиев, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими исемендәге бүләкләр булдырган иде. Ләкин үзе вафат булганнан соң аның башлангычын дәвам итәрдәй Рәмиевләр кебек меценатлар табылмады”, ди Гайсаров.

Шулай ук ул Оренбурдагы Рәмиевләр йорты, нәшрият бинасының бүген дә шул килеш торуын әйтте. Бу бинага хәзерге эшмәкәрләр берлеге урнашкан.

“Вакыт газетының дәвамчысы булып тергезелгән “Яңа вакыт” газеты 18 ел дәвамында шәһәр буйлап 6-нчы урынга күчте, ләкин шул йортның бер бүлмәсенә аны сыендыра алмадылар”, ди Гайсаров.

Милләт, туган кавем ватаннан газизрәк


Фәнни-гамәли конференциядәге һәр чыгышта дип әйтерлек Дәрдемәнднең татар әдәбиятының классик шагыйре, вакытлы матбугатны булдыруга зур өлеш керткән нәшир, күпкырлы җәмәгать эшлеклесе генә түгел, ә милләтне саклау һәм ныгыту юлында ихлас тырышлык куйган абруйлы шәхес икәнлеге дә ассызыкланды.

“Чыкты җилләр,
Купты дулкын –
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!
Фаҗигале еллар халыкка да бик күп бәла китерде. Дәрдемәнднең гөрләп торган иҗат күпере өзелде. Диңгез әле бүген дә шаулый. Бүген дә шомлы ул. Инде хәерлегә булсын дип телик. Бәла-каза булмасын”, диде Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, галим Азат Зиятдинов.
Дания Заһидуллина

“Татар өчен девиз булган Дәрдемәнднең “Гөрләгән сулар башында...” нигезендә дә ватан, милләт мөнәсәбәте ята. Шигырь ике строфадан тора. Беренчесендә, туган илнең, ватанның кеше өчен кадерле булуы расланса, икенчесендә милләтнең, туган кавемнең ватаннан газизрәк булуы ассызыклана. Әсәрне йомгаклаучы, кабатлана торган “Сөт калыр, ватан китәр!” тезмәсе дә шуны кабатлый.

Шигырьнең идеясе булган фикер бары тик дәүләтчелеген югалткан халык – татар милләте язмышында гына актуаль”, дип белдерде Татарстан фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы һәм баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина.

Әлеге чарада катнашканнар Дәрдемәндкә бәйле һәр җирдә, бигрәк тә Оренбурда, аның музеен булдырырга; Казанның берәр урамына Дәрдемәнд исеме бирергә һәм һәйкәлен куярга; академик басмасын чыгарырга кирәк дип таралышты.
XS
SM
MD
LG