Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:22

2010 елда узачак халык санын алу вакытында кеше үзенең милләтен ничек саный, шулай күрсәтә ала. Башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев көчләп икенче милләт итеп яздырырга беркемнең дә хокукы юк дип саный. Башкортстанда яшәүче бөтен татарлар да “Яңа гасыр” каналын кайчан карый башлар?

11 декабрьдә Казанда татар конгрессы һәм башкорт корылтаеның уртак утырышы булды. Корылтай белән конгресс 2010 елга уртак эш планын төзегән. Алар бергә үткәрә торган чараларны югарырак дәрәҗәгә күтәрергә тели. Ике оешма катнашлыгында милли мәгарифкә багышланган конференция дә үткәрергә җыеналар. 2010 елда башкортларның чираттагы корылтае уздырыла. Шул уңайдан Башкортсан татарлары да конгресска җыелыр дип көтелә.

Дин, спорт аша берләшү

Татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев сүзләренчә, төбәкләрдәге хакимияткә бәйрәмнәр аша татар-башкортның милли гореф-гадәтләрен күрсәтергә кирәк. Аннан дини тәгълимат юнәлешендәге бәйрәмнәрнең дәрәҗәсен арттыру.

Фәрит Уразаев
“Бүген татар-башкорт халкы өчен Сабантуй гадәти бәйрәм генә түгел. Унынчы ел рәттән федераль дәрәҗәдә Сабантуй үткәрәбез. Федераль Сабантуй – ул гомуммилләт проекты. Анда Русия җитәкчеләре дә катнаша. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый.

Быел федераль Сабантуйда “Татар базары” дигән икътисади проект оештырдык. Әлегә беренче адымнарны гына ясыйбыз. Әмма киләчәктә һәрбер чарада икътисади проект булачак. Мәдәният белән барырга, икътисад белән кайтырга кирәк”, ди Фәрит Уразаев.

Уртак эш планында спорт чараларын уздыру да карала. Уразаев фикеренчә, татар-башкорт көрәше буенча аерым бер бәйге оештырырга кирәк.

Татар-башкорт бергә булганда көчле

Башкорт корылтае рәисе Румил Азнабаев очрашу вакытында татар белән башкортның милли мәгарифне яклап уртак мөрәҗәгатьләр кабул итүләрен сөйләп китте. Шуңа ике республикада да бүген туган тел, төбәк тарихы укытыла, ди Азнабаев.

“Глобальләшү заманында ике тугандаш халык килешеп яшәмәсәк, киләчәгебез якты күренми. Шуңа берничә ел дәвамында бер-беребез белән киңәшеп эш алып барабыз. Ике милли оешма бер фикердә булып хәрәкәт итсә, безнең эшебез алга китәчәк. Безнең бүлешеп, талашып ятар әйберебез юк. Җитәкчелек өчен талашып ятучылар сүзе белән генә бозылып йөрергә тиеш түгелбез ”, ди Румил Азнабаев.

Июль аенда татар конгрессы белән башкорт корылтае Русиянең милли сәясәтенә багышланган закон концепциясенә каршы мөрәҗәгать кабул итте. Анда милли республикаларга урын юклыгы, илдә россиян милләте булдыру турында язылган иде. Хәзер ул концепцияне алып ташладылар, ди башкорт корылтае рәисе.

Кем ничек тоя: татармы син, башкортмы?

Утырышта халык санын алу кампаниясе турында да сүз булды. Корылтайның да, конгрессның да бу уңайдан фикерләре бер икән. Милли оешма вәкилләре фикеренчә, кеше үзен кем итеп тоя, шулай язылырга тиеш.
Румил Азнабаев


“Халыкны сан алуда катнашырга чакырабыз. Безгә татарның артуы да, башкортның үсүе дә куаныч. Чөнки башка кечкенә милләтләр узган халык санын алуда кимеде. Бу хәл аларның икенче милләткә күчүләреннән килеп чыкты.

Бездә дә урыска әйләнү куркынычы бар. Мисал өчен, башкортларның 200-300 мең яшь кешесе туган телен белми. Ә аларның балалары башкортлыгын белмичә үсәчәк. Менә монысы куркыныч. Мин бөтен күңелем белән талашуга каршы”, ди Азнабаев.

Утырышта “Яңа гасыр” каналын Башкортстанда күрсәтмәүләре турында әйтеп киттеләр. Азнабаев сүзләренчә, ул Уфада татарча тапшырулар карый икән. Башкортсан президенты Мортаза Рәхимов “Яңа гасыр”ны күрсәтәбез дип вәгъдә биргәч, бу эш эшләнергә тиеш, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG