Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтынбаев сенатор булып калачак


Рязань өлкәсе башлыгы Олег Ковалев Федерация Шурасындагы өлкә вәкиле Рәфкать Алтынбаевны чакыртып алмаска булган. Бу хакта төбәк башлыгы сенатор Алтынбаев белән очрашудан соң хәбәр итте.

Федерация Шурасындагы вәкилне чакыртып алу турындагы үтенеч белән “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре мөрәҗәгать иткән иде.

Төбәк башлыгы, Алтынбаев професиональ һәм төпле кеше, ул чыннан да “Гадел Русия” фиркасы җитәкчеләренең берсе, әгәр аның нинди фиркада торуы аны бу урынга билгеләргә комачауламаган икән, аны чакыртып алу дөрес булмас иде, диде.
XS
SM
MD
LG