Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00

“Известия” газеты җомга санында “Мөселманнарны Кадыйров берләштерерме?” дигән исем астында язма бастырды. Газет, әлеге берләшү артында Чечня президенты Рамзан Кадыйров торуы ихтимал дип язып чыкты.

Русия мөселманнары берләшерме? Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин тәкъдим иткән берләшү юллары әлеге мәсьәләне тагын да куертып җибәрде. Шул ук вакытта, Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Диния нәзарәтенә багълы булган төбәк мөфтиләре дә әлеге тәкъдимнәргә карата үзләренең тискәре фикерләрен белдерә башлады.

Әлбир Крганов: Русиядә татар мәнфәгатен сакларга кирәк

“Берләшү ул безнең күптәнге хыял. Мөселманнарның бердәм булуы – Коръәннең әмере. Халкыбыз да күптән мондый адым ясауны таләп итә. Тәлгать Таҗетдин берләшүнең бер ысулын тәкъдим итте. Бу әлегә соңгы фикер түгел, аның механизмы ныклап уйлап бетерергә кирәк. Бер баш мөфтиме, әллә алар берничә буламы, хәл ителмәде. Бу очракта имамнарның да, халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш.

Һичшиксез, әлеге мәсьәлә пленум, корылтайларыбызда каралачак. Бу бер-ике айда хәл ителә торган мәсьәләдә түгел. Әнә урыс чиркәве дә читтәге мәхәлләләрен үзенә кушар өчен озын юл үтте, кайбер шәхесләр моңа гомерләрен багышлады. Безгә дә тузынмыйча, әкренләп эшләргә кирәк. Бу мәсьәлә буенча җитди сүз кузгатылды. Шуңа шөкер итик, бу яхшы башлангыч.

Кавказ белән четрекле мәсьәләләр җитәрлек. Кавказ дини оешмалары һәм Үзәк нәзарәт беркайчан да бергә булмаган.

Мәзһәпләребезнең дә үзенчәлекләре барлыгын онытырга ярамый. Икенче яктан, без Русиядә татар мәнфәгатен сакларга тиеш. Үзәк Диния нәзарәте гомер-гомергә татар-башкорт мөселманнары идарәсе булып, аларның яклап эш итте. Бу юлдан тайпылсак, халык аңламаячак, безне кабул итмәячәк. Дини үзәк Уфамы, Казанмы мәсьәләсе бар. Үзәк Диния нәзарәте структурасын үзгәртмичә сакларга кирәк дигән фикердә торабыз, чөнки бу тарихи оешма”, дип белдерде Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары Әлбир Крганов “Ирек мәйданы” газетена.

Назыймбәк Ильясов
Әлбир Кргановның татар мәсьәләсен алга чыгаруы юкка гына түгел. “Известия” газеты җомга санында “Мөселманнарны Кадыйров берләштерерме?” дигән исем астында язма бастырды. Газет, әлеге берләшү артында Чечня президенты Рамзан Кадыйров торуы ихтимал дип язып чыкты.

“Азатлык” радиосына комментар биргән башка дин әһелләре дә ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, сүзләрен шул тирәдә алып бардылар.

Әстерхан мөфтие: Татарны өйрәтмәсеннәр!

Әстерхан мөфтияте дә Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзарәтенә багълы. Шуңа карамастан, мөфти Назыймбәк Ильясов, Тәлгать Таҗетдиннең бу адымын хупламавын белдерде.

“Мин аңламый, бу адекват булмаган тәкъдим артында нәрсә торадыр. Әмма Тәлгать Таҗетдин патша түгел ул, Үзәк нәзарәтнең президиумы бар, бар урынбасарлары, бар мәхәлләләр. Әмма, Тәлгать хәзрәт, болар белән санлашмыйча, үзлегеннән, мин моны баш мөфти итеп күрергә телим, дигәндәй, карар бирде. Без кушылуга каршы түгел. Әмма, алдан килешергә иде. Без, Тәлгать хәзрәтне иң авыр вакытларда да яклап килдек бит.

Ә аның Чечняларны, Кавказларны берләштерергә теләве аңлашылмый. Кавказ белән Үзәк нәзарәт беркайчан да бергә, бер структурада булмадык. Әмма аңлашу да гел бар иде. Безнең мәзһәпләр дә төрле, аларныкы Шәфигый, безнеке Әбү Хәнифә.
Әмма татарның үз юлы бар. Татарга кайдандыр Кавказдан да, гарәптән килеп өйрәтү кирәкми. Күп илләргә, АКШ булсынмы, Япония белән Австралия булсынмы, анда татар ислам нурын китерде. Безне өйрәтергә кирәкми. Ә аңлашу Кавказ белән болай да бар иде”, диде Әстерхан мөфтие Назыймбәк Ильясов

Шулай ук, Уфадагы Тәлгатҗ Таҗетдин нәзарәтенә караган Сембер өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та Баш мөфти белдерүләренә аптыравын яшерми.

Сембер мөфтие Сәүбән хәзрәт: Казанга җыелабыз


“Тәлгат хәзрәт безне җыеп бер төрле әйтте, хәзер икенче төрле килеп чыкты. Вакытында аерылып чыккан Равил Гайнетдин белән Кавказ мөфтиләре һәм безнең традицион мөфтиятьләр арасында нинди уртаклык булсын! Без, менә шимбәдә Казанга җыелабыз. Киңәшеп, бу мәсьәләдә бер уртак фикергә килергә телибез.

Вәлиулла Якуп
Икегә бүленеп эшләүләр туйдырган иде. Берләшү кирәк. Әмма, Чечняның бу мәсьәләгә килеп кушылуы аптыратты. Без традицион исламны алып барырга телибез. Ә Чечня кирегә бора башламасмы дип кем җавап бирә ала?”, дип белдерде Сәүбән хәзрәт Сөләйманов.

Вәлиулла Якуп: Процедураны сакларга кирәк

“Русия кебек бер ил дә яшәгән мөселманнарның берләшүе котылгысыз хәл. Әмма, ул бүгенге кебек фетнә, яшерен килешүләр рәвешендә булырга тиеш түгел. Ул демократик шартларда булырга тиеш. Менә рәсми рәвештә, Кавказны да кертеп, Русиядә 4100 мөселман мәхәлләсе теркәлгән. Шулардан вәкилләр, мәсьәлән, Мәскәүнең Кирмән сараенда тупланып, моны хәл итсә генә, процедура сакланачак.

Ә башта, Үзәк Диния нәзарәте үзендә тәртип урнаштырырга тиеш. Аларның, миңа калса, корылтайлары да, соңгы 11 елда узганы юк”, дип белдерде Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Якуп.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG