Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә чит ил паспортлары 10 елга биреләчәк


Русия Думасы буген өченче укылышта чит ил паспортынның мөтдәтен 10 елга кадәр озайту турында канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасының матбугат хземәте хәбәр иткәнчә, бу канун белән чит ил паспортларын 10 елга бирү мөмкинлеге ачыла. Русиялеләргә 5 елга бирелә торган гадәти шәхес таныклыгы һәм 10 еллык био-метрик паспортлар арасында сайлау мөмкинлеге бирелә.

Бу канун 2010 елның 1нче мартында гамәлгә керергә тиеш була. Аңа кадәр дәүләт оешмаларына бөтен хокуки документларны әзерләү бурычы куела.
XS
SM
MD
LG