Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайда “Хизб ут-Таһрир” вәкиленә хөкем карары чыгарылды


Шушы көннәрдә Чистай шәһәр мәхкәмәсе авыл хуҗалыгы техникумы студенты Илгиз Гыйззәтуллинга хөкем карарын чыгарды. Ул террорчы дип саналган “Хизб ут-Таһрир”оешмасында катнашуда гаепләнде. 2005-2009 елларда Гыйззәтуллин террорчыларның тәгълиматын тараткан, оешмага яңа әгъзаләрне җәлеп иткән, дип әйтә тикшерүчеләр. Мәхкәмә Илгиз Гыйззәтуллинга 4 айга сөргенгә җибәрү җәзасын бирде.

29 үктәбрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе “Хизб ут-Таһрир” оешмасы белән бәйле рәвештә хөкем карарын чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG