Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар эшмәкәре: бер күрешү дә көч бирә


Рафаил Зәбиров, Омски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.
Рафаил Зәбиров, Омски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

Бу атна ахырында Казанда Бөтендөнья татар конгрессының даими еллык исәп-хисап җыелышы кысаларында Татар эшмәкәрләре оешмасын оештырдылар. Шимбә көнне Русия федераль татар милли-мәдәни мохтарияте җыены узачак. Министрлар кабинеты анда катнашу өчен төбәкләрдәге сәүдә вәкилләрен дә Казанга чакырды.

Максат: файда. Рухи файда

Барысында да катнашу өчен килүчеләр арасында Омски өлкәсе татарлары юлбашчысы Рафаил Зәбиров та бар. Ул Омск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе. Казанга акча яки файда ясау нияте белән түгел, ә милли мәхәлләләрне яшәтү механизмнары буенча тәҗрибә туплар өчен килүен әйтә. Зәбиров "Азатлык" хәбәрчесенә фикерләрен җиткерде.

Байларның һәм хөкүмәт ярдәме кирәк

“Без өлкәдәге берничә эшмәкәр белән Свердлау татар оешмалары эшчәнлеген өйрәнгән идек. Милли эшчәнлекне татар байлары һәм җирле хакимият белән уртак тел табып кына саклап калырга мөмкин булуын аңладык”, ди Зәбиров.
Омски өлкәсе гербы. Татарлар өлкәдә җирле халык.


Халыкны уятыр өчен

“Шул юлдан барып татар районнары, авылларында мәдәни һәм иҗтимагый тормышта актив катнашучыларга ярдәм итүдән башладык. ТНВ каналын карар өчен авыл клубларына тәлинкәләр куйдык. Халыкны уятыр өчен шәһәрдә кырык елдан соң кабат Сабан туе бәйрәмен оештырдык. Туган тел, җыр, милли бию, дин буенча өлкә башкаласында һәм татарлар күпләп яши торган дәресләр алып барабыз”, дип сөйли ул.

Сөенеч тулы тормыш

"Наза" ансамбле. Мәдәни башлангычлар да хөкүмәт һәм эшмәкәрләр ярдәменә мохтаҗ.
“Әле менә шушы арада гына “Наза” исемле ансамблебезнең егерме еллыгы. Омскидагы татар иҗтимагый мәктәбендәге сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балалар ата-аналары алдында чыгыш ясады. Хисләр, соклану, рухлану, өмет итәр өчен сәбәп күп”.

Мохтарият белән эшлибез

“Сөендергән тагын бер нәрсә бар әле. Мохтариятнең яшьләр бүлеге мөдире Чулпан Шихова да бүген Казанда: татар яшьләре лидерлары мәктәбендә белем алып йөри. Ул үз проектларына дәүләт ярдәмен алу буенча тәҗрибә туплый. Өлкәннәрне дә хөрмәт итәбез, тик иң беренче чиратта балаларыбыз һәм яшьләр белән эшлисебез, аларны милли рухта тәрбиялисебез килә”, ди Омски татарлары лидеры. Бу нисбәттән РФ Думасы депутаты һәм Русия Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов белән дә уртак тел табып эшлиләр икән.

Көч туплап кайтабыз

“Тик кабаттан да, оештыру эшләре шактый чыгым сорый, арендага, хезмәт хакына түләргә кирәк. Әмма зарланасы килми. Казанга килеп без бит эш оештыру буенча тәҗрибә туплап, рух, көч туплап кайтып китәбез”.

Яхшы машинадан башка да ләззәт бар: савап

"Ә татар эшмәкәрләренә ни әйтим? Байлар күп, тик халкы белән бүлешүче аз. Без барыбер байлык койрыгын куып тота алмабыз. Кризис, диеп аклану да, халыктан качу да кирәкми. Күбебез малын исраф итеп, мәгънәсез ял итеп, яхшы машинада чабып, чәшке тун киеп туздыра.Ә бит халыкка бераз булса да ярдәм итеп була бит! Хет бер укытучыга хезмәт хакы булса да түләп тор яки татар балаларына китап тарат! Тормыш яңа мәгънә белән тулыр: савап эшләп карагыз әле!", дип эндәшә Себердә туып үскән татар эшмәкәре.
XS
SM
MD
LG