Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янгын сүндерүчеләр Татарстанда 7 клубны ябу таләбен куйды


Пермьдәге янгыннан соң Татарстанда төнге клублар, куңел ачу урыннарында янгыннан качу юллары, аларының ни дәрәҗәдә иркен һәм яктыртылган булуы тикшерелгән.

Татарстанның Янгын сүндерү хезмәте, Прокуратура һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре үткәргән матбугат очрашуында инспекторларның 313 клубның әлегә 95 генә булуы әйтелде. Алар 747 җитешсезлек тапкан. Янгын сүндерү хезмәте Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Азнакайда 7 клубны ябу таләбе белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү эшләре дәвам итә, дип яза мәгълүмат чаралары.
XS
SM
MD
LG