Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копенһагенда 30 меңләп кеше климат үзгәрешләренә каршы чара таләп итә


Дания полициясе әйтүенчә, Копенһагенда дөньякүләм җылынуга каршы сөйләшүләрдә катнашучыларны килешүгә ирешергә өндәгән урам җыенында 30 меңләп кеше катнашкан.

Полиция бәрелешләргә юл куймау, яки корал я наркотикларга ия булган өчен 19 кешене тоткарлавын белдерә.

Зәңгәр әләмнәр тоткан һәм зәңгәрдән киенгән табигатьне яклаучылар һәм капитализмга каршы чыгучылар климат үзгәрешләренә каршы 12 көнлек БМО саммиты барган урынга килде.

Бу урам чарасын оештыруда 67 илдән 515 оешма катнашты.
XS
SM
MD
LG