Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан һәм Кытай президентлары Кытайга газүткәргеч ачуда катнашты


Казакъстан һәм Кытай президентлары Кытайга Үзәк Азия газын кудырачак үткәргечнең Казакъ өлешен ачу тантанасында катнашты.

Нурсолтан Назарбаев белән Һу Дҗинтао катнашындагы бу чара Астанәдә Казакъстанның дәүләт энергия ширкәте КазМунайГазның баш фатирында үтте.

Бу үткәргеч аша Төркмәнстанның табигый газы Кытайның көнбатышындагы Синҗан уйгыр автоном төбәгенә кудырылачак.

Казакъстаннан соң Һу Төркмәнстанга барып дүшәмбе көнне анда үткәргечнең төркмән өлешен ачу тантанасында да катнашачак.

Бу үткәргеч Кытайга елына 40 миллиард шакмак метр газ кудырачак.
XS
SM
MD
LG