Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан хәрбиләре Көньяк Вәзирстандагы чараларны төгәлләде


Пакстан премьер-министры Йосыф Раза Гилани гаскәрләр илнең Әфганстан чиге янындагы Көньяк Вәзирстан виләятендә Талибанга каршы чараларны төгәлләде, әмма чик буендагы башка урыннарда сугышчыларга каршы чаралар үткәрелергә мөмкин дип белдерде.

Аның әйтүенчә, бу хәрби чаралар хәзер Оракзай төбәгенә күчәргә мөмкин.

Оракзайда Пакстандагы Талибан җитәкчесе Хәкимулла Мәхсүтнең төп утырмасы урнашкан һәм Көньяк Вәзирстандагы күп кенә сугышчылар шушы төбәккә качкан дип исәпләнелә.
XS
SM
MD
LG